«Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре»: укучылар белән дәрес үткәрделәр

2020 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты -район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттырырга ярдәм итү.

Һәр граждан үз хокукларын кулланучы буларак кына белеп калмыйча, аларны гамәли яссылыкта да куллана белергә тиеш. Өстәвенә, бу өлкәдә элементар законнар белән танышуны мәктәп яшеннән башларга кирәк. Нәкъ менә шул максат белән бүлек белгечләре мәктәп укучылары белән тематик дәресләр үткәрделәр. «Кулланучылар хокукларын яклау нигезләре» дәресенең темасы Актаныш 1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларына тәкъдим ителде. Чарада кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча олимпиаданың икенче турына узган укучылар да катнашты.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 55нче карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре бүлекләре аңлатылды, алар турыдан-туры кулланучыларга кагыла, «техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924 РФ Хөкүмәте карары аңлатылды. Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле конкрет ситуацияләр һәм аларны хәл итүнең оптималь вариантлары каралды.

Укытучы үз укучыларының кулланучылар хокукын яклау өлкәсендәге белемнәрен бәяли һәм өстәмә игътибар бирергә кирәк булган мәсьәләләрне билгели алды.

Дәрес ахырында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International