Актанышлылар Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә катнашты

2020 елның 9 октябре, җомга

8 октябрь көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.


Татарстан Президенты барысын да һөнәри бәйрәмнәре – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгылар бишлегенә керә. "Илдәге авыл хуҗалыгы уңдырышлы җирләренең 2,4%ын биләгән килеш, республика аның тулаем продукциясенең 4,2 %ын җитештерә", - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.


Авыл хезмәтчәннәрен зурлаган чарада Актаныштан район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 18 кешедән торган делегация катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев, “Ташкын” җәмгыяте җитәкчесе Рәүхәт Сәлихҗанов, “Тамыр” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев, “Чишмә” җәмгыяте җитәкчесе Рәфикъ Сәхәбетдинов, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев, “Чишмә” агрофирмасы җитәкчесе Ирек Галимов, Нур Баян исемендәге җәмгыять җитәкчесеАйрат Гапсәламов, “Таң” җәмгыяте җитәкчесе Рафис Миңнеханов, “Әнәк” агрофирмасы механизаторы Наил Гыйләҗев, “Башак” хуҗалыгы механизаторы Данил Мөхәммәтдинов, “Актаныш” агрофирмасы Илмир Гайнанов, “Чишмә” хуҗалыгы комбайнчысы Илнур Шәйдуллин, “Тамыр” җәмгыяте баш инженеры Рәис Гильманов, “Нур” Баян исемендәге хуҗалык савымчысы Гөлсия Исламова, “Нигез” хуҗалыгы савымчысы Гөлназ Шагалиева, “Чишмә” агрофирмасы савымчысы Гөлназ Сәлимгәрәева республикакүләм тантанада кунак булып кайтты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International