Актанышка яңа сулыш кирәк

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Элек-электән Актаныш, бигрәк тә район үзәге, яшеллеге, тирә-юньне бизәп торган куаклары, чәчәклекләре белән аерылып торды. Әмма соңгы елларда бу юнәлештә күпмедер сүлпәнлек сизелә. Матурлык картайды дисәк тә, ялгыш булмас.


Районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Гәбделхаев бүген үз чыгышында залда утырган җитәкчелек корпусы алдында шушы мәсьәләне күтәрде. Ул оешма-предприятиеләрнең территорияләрен чәчәк, куак, үсентеләр белән яңача яшелләндерергә кирәк дигән тәкъдимен җиткерде.


Әлеге яңалык буенча Актанышта әзерлек эшләре инде башланган: махсус белгечләр үзәктә үсәргә сәләтле яшеллекне тәкъдим иткән. Алар арасында декоратив үсентеләр белән беррәттән үзебезнең юкә, балан, миләш, сирень куаклары да бар.


Алга таба әлеге идеяне тормышка ашыру дәвам итәчәк. Бу нисбәттән һәр оешма-предприятие белән аерым сөйләшүләр, киңәшләшәүләр күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International