Күркәм юбилее уңаеннан Фәнис Хәмит улы бүген котлаулар кабул итә. Район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров белән районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗановлар да туган көн иясен иртәнге сәгатьләрдә үк тәбрик иттеләр.
Актаныш районы шахмат федерациясе һәм аның җитәкчесе Фәрит Салихов Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев брифингта районның барлык үзмәшгульләрен үзе белән элемтә булдырырга чакырды.
3 декабрь көнне хакимият бинасының утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә урта һәм кече бизнес вәкилләренең, шәхси эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.
Бүгенге брифингта башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева якын арада үзмәшгульләр өчен район сайты ачылачагын хәбәр итте.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева Актаныш районына республика тарафыннан куелган бурычның арттырып үтәлүен әйтте. Бездә 396 үзмәшгуль теркәлергә тиеш булып, 494 үзмәшгуль үз эшен рәсмиләштергән. Үзмәшгульләрнең сафын мәктәп укучылары да тулыландыргач, ничек алга китмисең ди?
Соңгы елларда кукуруз игүгә караш яӊадан уӊайга үзгәрде. Аныӊ шулай икәнен төшенер өчен ерак барасы юк - үзебезнеӊ хужалыклар мисалында да ачык чагыла ул. Бүген Актаныш районы, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында кайгыртып, туклыклылыгы ягыннан кыйммәтле азык буларак, кукурузга зур игътибар юнәлтә.
Кичә Актанышның 1 нче мәктәбендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында ата-аналар җыелышы үтте. Район прокуроры Рамил Әскаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов та сөйләшүдә яшүсмерләр арасында барлыкка килгән проблемаларны аңлатып, чишү юлларын күрсәтте.
Соңгы елларда Актаныш районы, сыерларның сәламәтлеген кайгырту, бозау алу юнәлешендә, соңарып булса да, революция кичерә. Терлекчелектә УЗИ аппаратының кулланыла башлавын хезмәткәрләр үзләре дә революция дип атый.
28 ноябрь көнне Пучы авылының бер йортында ирле-хатынлы гражданнарның үле гәүдәләре табыла.