ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Актаныштагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең кичләре шактый “кызу” үтә – алар ишегалларында район җитәкчелеге белән очрашып, ике контурлы газ казанын урнаштыру сроклары, аның шартлары, бу юнәлештә үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алышалар.

Бүген Актаныш районында 88 инвалид бала яши. Шуларның алтысы башкалар ярдәменнән тыш хәрәкәтләнә алмый.

Туклану турындагы сайтта ата-аналар һәм балалар мәктәп ашханәсендәге ашату сыйфаты турында фикерләрен белдерә ала.

Һөнәрләр югары белемле белгечләр өчен дә, урта белемлеләр өчен дә җитәрлек, әмма эшләргә теләк белдерүчеләр юк. Шунысы гаҗәпләндерә дә инде.

Авылның инвалид апа-абыйлары мәдәният йортына көндезге уникегә үк килеп утырган иде.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянова үз үрнәгендә авылдашларына дәрт-дәрман бирә, яшәүгә рухландыра. Бүген аның эш тәҗрибәсе районның башка авыл җирлекләре башлыкларына, башлангыч инвалидлар оешмасы рәисләренә өлге итеп куелды.

Иске Кормаш авылында 62 инвалид яши, шуларның бишесе балалар.7 авыру урын өстендә ята. Социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге,  инвалидлар оешмасы, пенсия фонды, үзәк хастаханә һәм социаль иминиятләштерү җитәкчеләре белән очрашуга искекормашлылар бер кочак сорау төяп килгән иде.

Социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, , инвалидлар оешмасы, пенсия фонды, үзәк хастаханә һәм социаль иминиятләштерү җитәкчелегенә Әтәс авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларын юллады

 Хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр! Сезне 10 нче декабрь көнне район мәдәният йортында үтәчәк “Игелек марафонында”  катнашырга чакырабыз.

Бу көнне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов  Игелек үзәге бинасында кабул итү оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International