Халыкны социаль яклау юнәлешендәге җитәкчеләр Иске Кормаш авылында да инвалидлар һәм аларны тәрбияләүчеләр белән очрашты. Бу җирлектә 62 инвалид яши, 7 авыру урын өстендә ята. Биш инвалид бала бар. Социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, инвалидлар оешмасы, пенсия фонды, үзәк хастаханә һәм социаль иминиятләштерү җитәкчеләре белән очрашуга искекормашлылар бер кочак сорау төяп килгән иде.
Үзен тыңлаучыларга халык сусаганмы, очрашу бик җанлы узды. Бигрәк тә инвалид бала тәрбияләүче аналарның борчулары күп җыелган. Йөрәгеннән өзелеп төшкән авыру сабыен еллар дәвамында баккан аналарның күпчелек сорауларына район үзәк хастаханәсе баш табибының клиник экспертиза эшләре буенча урынбасары Светлана Корбанова җавап бирде. Инвалидлар белән аңа көн саен очрашырга туры килә. Сорау бирүчеләрне йөзгә танып белгәч, җавапларны да шәхси якын килеп аңлатты. Мохтаҗлык кичерүчеләргә инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, тиешле документларын алып килгәч, ярдәм итәргә ышандырды.
Инвалид яшьләрне эшкә урнаштыру, хастаханә һәм пенсия фонды урнашкан биналар янында инвалидларга машина кую мөмкинлеге булмау турындагы сорауларга да җавап бирелде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова мөрәҗәгатьләрнең барысын да язып алды.
Югарыда телгә алынган эчтәлектәге түгәрәк өстәл янында сөйләшү иртәгә Такталачык һәм Чалманарат авыл җирлекләрендә үтәчәк.