Иске Сәфәр авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянова үз үрнәгендә авылдашларына дәрт-дәрман бирә, яшәүгә рухландыра. Аның эш тәҗрибәсе районның башка авыл җирлекләре башлыкларына, башлангыч инвалидлар оешмасы рәисләренә өлге итеп куелды.
Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова авылдагы инвалидлар турында мәгълүмат бирде. Инвалидлар белән эшләүдә Розалия Баянованың хезмәте зур дип бәяләде, аңа рәхмәт хаты һәм юрган бүләк итте. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова да башлангыч инвалидлар оешмасы рәисенең активлыгын ассызыклады һәм тәҗрибә уртаклашу шуның өчен дә Иске Сәфәргә билгеләнде, диде.
Авылның инвалид апа-абыйлары мәдәният йортына көндезге уникегә үк килеп утырган иде. Ә чара көндезге бердә генә башланып китте. Төрле авырулардан интегүче, вакыты җиткән саен дару кабул итүче өлкәннәр генә түгел, сау-сәламәт авыл җирлеге башлыклары да кичә ахырына кадәр арып бетте. Кайберләре кайтып ук китте.
Чараның соңга калып башлануының сәбәбе- Әтәс һәм Иске Кормаш авыл җирлекләрендә инвалидлар белән очрашуларда катнашкан җитәкчеләрнең Иске Сәфәргә соңлап килүендә иде. Үзем дә алар белән сөйләшүдә катнашкач, ни өчен оештыручылар сәгатьләрне көйләп бетермәгән, дигән урынлы сорау туды. Иске Кормашта, Фәйрүзә Разетдинова, берничә тапкыр, иптәшләр, соңга калабыз, дисә дә, халык, сез тагын кайчан киләсез әле, дия-дия, җитәкчеләргә борчуларын бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләде. Күбесе шәхси характерда булгач, аларның эчтәлеген ачып бирүне кирәк санамыйм.
Инде Иске Сәфәргә кайтыйк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклашу чарасын ничек оештырырга белми аптыраган дигән тәэсир калды. Югыйсә, Иске Сәфәр сәнгатькәрләре башка мәдәни чараларны югары планкага тигезләнеп уздыра иде. Димәк, җитәкчеләр тарафыннан аңлату, чара уздыруның максатын, асылын төшендерү булмаган. Ромашка уенын уйнатып инвалидлар үз сорауларын җитәкчеләргә бирергә тиеш иде. Әмма кәгазь ромашка таҗын өзгән апалар, сорауны онытып, Розалия апаны мактады, һәрберебезне туган көне белән котлый, акча каян ала икән, дип тә әйттеләр. Әйе, Розалия апа чыннан да мактауга лаек. Үзе инвалид, өстәвенә ире каты авыру. Ә күңеле, җаны киң аның, барысын да җылыта. Баксаң, элек-электән ул шулай ярдәмчел булган икән. Авылдашы, хезмәттәше Хәния апа бу хакта болай искә алды:
- Әйбер юк чакта Розалиягә бардым, ул вакытта читтән торып Минзәләдә укый иде, 1985 елда ике капчык сарык йоны күтәреп, “попутка”машинасы белән Минзәләдән дүрт пар киез итек алып кайтып бирде. Авырып инвалидлыкка чыккач, Розалиягә карап, күңелне төшермәскә өйрәндем,- ди.
Сораулар бирелмәде диюем, бик үк дөреслеккә туры килми. Әлеге дә баягы, зарлар хастаханә темасы буенча инде.
- Табибларга күренү өчен талон алырга кирәк, ә бу безнең өчен бик авыр, рәтен белмибез. Үткән-сүткәннәргә ярдәм итегез, әле дип ялварабыз. Талон алганда көндезге унбер тула. Табибка әллә керә аласың, әллә юк. Әле кайтасы да бар. Талон тотып кайтып китеп, икенче, өченче көнне килгән вакытлар бар. Чөнки автобус белән генә Актанышка бара алабыз. Ай саен рецепт алу безгә нык авыр. Инвалидларга рецепт алу өчен аерым көн билгеләп булмыймы?
- Талон системасы хастаханәдә генә түгел, башка сфераларга да үтеп керде. Мәсәлән, банкта. Әгәр талон юк икән, врач эшсез утыра, дигән сүз. Талоныгыз булса, вакытына карамыйча да кабул итәбез. Әгәр кабул ителә торган дару үзгәрмәсә, даруны аптекадан авыл фельдшеры да алып кайтып сезгә өләшергә тиеш,- диде район үзәк хастаханәсе баш табибының клиник экспертиза эшләре буенча урынбасары Светлана Корбанова.
Авылда электр чыбыклары өзелсә, аны ялгап, төзәтеп бирүче юк, дип зарланды Розалия Баянова. Аңа Түке авыл җирлегенең башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Бания Гыйльметдинова да кушылды. Авыл җирлеге башлыклары да электриклар булмау- бездә проблема инде диеште. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов, безнең оешма аша берәр авылдашыгызны электрик һөнәренә бушка укыта алабыз, безгә мөрәҗәгать итегез, дип үз юнәлеше буенча проблеманы чишү юлын күрсәтте.
Очрашу җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Мәктәп укучылары, “Дуслык күпере” проектында катнашучы район мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт программасы тәкъдим итте. Теләкәйдән балачактан инвалид Резеда Вәгыйзова да әлеге чарада катнашты, мәдәният хезмәткәрләренең үзенә һәрчак ярдәм итүләренә рәхмәтен белдерде. Кул эшләре күргәзмәсендә Резеданың да бәйләгән, теккән, чиккән эшләнмәләре куелган иде.