Инвалидлар декадасы кысаларында, 4 декабрь көнне Актанышта мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Бу көнне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов Игелек үзәге бинасында кабул итү оештырды.
.jpg)
Дилфат Зөлфәт улы билгеләп үткәнчә, бүген халыкны, аеруча инвалидларны, юридик яктан “кораллы” дип әйтеп булмый, әмма алар район җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән мөмкинлектән дә файдаланырга ашыкмый. Кызганычка каршы, бүген консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бик аз иде.
Юкса, I, II һәм III төркем инвалидларны, инвалид балаларны, шулай ук аларның вәкилләрен борчый торган сораулар шактый. Алар арасында пенсия белән тәэмин ителеш, җир салымы, мирас законнары аеруча актуаль.
Бүген мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Кайбер сорауларга http://aktanysh.tatarstan.ru/ рәсми сайты аша җавап биреләчәк.