Бүген Актаныш районында 88 инвалид бала яши. Шуларның алтысы башкалар ярдәменнән тыш хәрәкәтләнә алмый. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район җитәкчеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып, тормыш-көнкүрешләре белән таныша. Әле генә район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров Актанышта яшәүче Рушад һәм Фәйрүзә Гыймадиевлар гаиләсенә барды.
Аларның кызлары Миләүшә тумыштан инвалид- сабый чактан церебраль паралич дигән диагноз куелган. Хәзер кызга 15 яшь..jpg)
Альберт Индариф улы Миләүшәгә тәм-томнар тулы күчтәнәч кабы һәм татлы торт алып килгән иде. Миләүшә хәзер энесе белән сеңелесенә апа. Өч балалы гаилә өчен күпфатирлы йорттагы ике бүлмәле фатир кысан. Гыймадиевлар 57 бистәдә зур өй салганнар.
Хәзер газ кертәсе калган. Әңгәмә вакытында кайбер проблемалар ачыкланды. Бу уңайдан Альберт Индариф улы киңәшләрен бирде._1.jpg)
Күптән түгел эшмәкәрләр Ләйсән һәм Ралиф Фәхертдиновлар Миләүшәгә уңайлыклары булган коляска алып биргәннәр. Гыймадиевлар Фәхертдиновларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр..jpg)