2020 елның көзендә Актаныштагы барлык күпфатирлы йортлар, шул исәптән социаль объектлар, тулысынча үзәк җылыту системасыннан аерылачак. Фатир хуҗалары киләсе елның җылылык сезонын ике контурлы газ казаны белән каршы алачак дигән сүз бу.
Бу көннәрдә Актаныштагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең кичләре шактый “кызу” үтә – алар ишегалларында район җитәкчелеге белән очрашып, ике контурлы газ казанын урнаштыру сроклары, аның шартлары, бу юнәлештә үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алышалар.
.jpg)
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы территориясендә инде 2013 елдан бирле күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаны (ике контурлы котел) куеп җылыту системасына күчерү буенча хөкүмәт программасы эшли. Бүгенге көндә республиканың барлык районнарында да бу эш тормышка ашырылган. Актаныш районы да әлеге проектка шул елны кушылды – беренче үзгәрешне МТС бистәсендәге йортлар кичерде. Билгеле, үзәк җылыту системасына ияләнгән халыкны яңа эзгә төшерү җиңел генә бармады. Әмма ризасызлыклар аша булса да, 2013 елда Садовая урамының 3 һәм 4 санлы йортларында яшәүчеләр шәхси җылыту системасына күчте. Алар түләү ягыннан да отты – ул вакытта ике бүлмәле фатирга газ казаны урнаштыру 70 000 сум иде, алар да бүлеп түләү мөмкинлегеннән файдаланды – быел исә әлеге йортлар түләүнең соңгы елында.
Күпфатирлы йортларны ике контурлы котел белән җылытуга күчерү Актаныш районында 2017 елга кадәр туктатылып та торды. Яңалыкны кабул итәргә теләмәгән халык та иркен сулыш алды, әмма кышкы салкыннарда тулысынча җылытылмаган фатирлар үзәк мәсьәлә булып кала бирде. Әйе, Актанышта үзәк җылыту системасы тулы куәткә эшләде, әмма җылылык трассаларындагы даими аварияләр, трассаларның тиешле таләпләргә туры килмәве нәтиҗәсендә үзәк системаның җылылыгы фатирларга барып җитмәде.
2017 елда ике контурлы газ казаннары буенча хәрәкәт янә җанланды. Механизаторлар һәм Бакча урамнарындагы 99 фатир үзәк җылыту системасыннан аерылып, шәхси котелга күчте. Аннары инде үзәктәге Ленин урамы 19 йорт һәм Тынычлык проспекты 81нче йортлар бу юнәлештә яңарыш кичерде. Шул рәвешле, яңарыш Актаныш үзәгенә килеп җитте. Бу юлы инде халык яңалыкны артык авыр кабул итмәде шикелле. Аннан килеп, үз фатирыңда торган котел аша җылылык көйләү шактый чыгымнарны кыскарта төште – һәр нәрсәне кесәдәге акча белән бәяләргә өйрәнгән кешелек дөньясы моны да бик тиз чамалады.
Гомуми исәпләгәндә, Актаныш авылының 74 күпфатирлы йорты яңа җылыту системасына кушылырга тиеш булып, 2019 елда тагын 8 йорт үзгәреш кичерде. 2020 елда исә шәхси җылыту системасына күчү дәвам итеп, ул Актаныш үзәген ике контурлы җылыту системасына күчерүдә ахыргы этап булачак. Яңа елда 58 күпфатирлы йортта, ягъни 1270ләп фатирда шушы эш башкарылачак. 50дән артык социаль объект та 2020 елдан үзәк җылыту системасыннан алыначак.
Бүгенге көндә йортларга җылылык бирү буенча иң югары тариф Актанышта. Аерым газ казаны булдырган очракта, кеше үзенә кирәк кадәр генә җылылык тотачак – шуны аңласын иде райондашлар. Хәзер инде үзәк система шактый таушалган. Аны даими төзекләндерү бик күп матди чыгым сорый. Ике контурлы котелга күчү – заман таләбе. Башка юл юк.
Актанышта урнашкан күпфатирлы йортларга газ казаны урнаштыруда тоткарлык тудырырлык проблемалар юк. Әмма халык арасында ике контурлы котел урнаштыруга карашлар төрлечә: кемдер хуплый, кемдер хурлый.
.jpg)
Бу көннәрдә Актанышта дәвам иткән урам җыеннары нәкъ менә халык белән аралашып, алтын урталыкны табуга юнәлтелгән. Биредә халык үзен борчыган проблемаларны җаваплы затларга юллый.
Шунысы игътибарга лаек, фатирда эш башлаганчы, яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барыла, алар белән килешү төзелә. Фатир хуҗасы килешүгә кул куйганнан соң гына, подрядчы оешма хезмәткә керешә. Хуҗа ризалык биргәч, ул эшчеләргә фатирга керү мөмкинлеген дә тудырырга тиеш. Бер генә фатирда эш башкарылмый калса да, тулы бер йортка газ җибәрелми.
Йорт хуҗаларын исә һәр фатирга газ казаны куюның куркынычсызлыгы, бу казаннарның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы кызыксындыра, алар куллану вакытының кыска булуыннан шикләнә һәм, ниһаять, фатирны аерым җылыту системасына күчереп, җайланмаларны урнаштырган өчен үз кесәсеннән шактый күләмдә акча чыгарасы була дип борчыла.
Мәсьәләнең асылына төшенү өчен беренче чиратта без белгечләрдән фатирларны газ белән җылытуга көйләү системасының тәртибе, аның ни рәвешле башкарылуы белән кызыксындык. Система түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала: проект төзелә, аңа экспертиза үткәрелә, документлар тиешле инстанцияләрдә килешенә. Аннары исә фатирга ике контурлы (җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүче) газ казаны көйләнә, газ исәпләгече, фатирдагы газ исен билгеләүче сигнал җайланмасы куела, кирәк булган очракта йортның тышкы стенасы буйлап үтүче газүткәргеч яңага алыштырыла, ягъни газүткәргеч системасы тулысынча реконструкцияләнә, шулай ук, кирәк дип тапканда, фатир эчендәге радиаторлар алыштырыла, өстәлә, салкын су белән тәэмин итү системасына фильтрлар куела, казан торба белән салкын су чыганагына тоташтырыла һәм казаннан җылытып чыгарылган су торбасы кайнар су кранына тоташтырыла, төтен юллары тикшерелә. Аннары хуҗалар газ бирү һәм хезмәт күрсәтү оешмасы белән килешү төзиләр, аларга куллану кагыйдәләрен үз эченә алган абонемент кенәгәсе тапшырыла һәм газ кушыла.
Сүз дә юк, ике контурлы котел урнаштыру бәяләре саллы гына. Түләүне лизинг белән 7 елга, ягъни 84 айга бүлеп башкару каралган. Әлеге суммага бернинди процентлар да исәпләнми. Теләгән очракта алдан түләп бетерү мөмкинлеге дә бар. Тышкы эшләр барысы да республика бюджеты исәбеннән башкарыла. Ягъни, сез үз фатирыгызда башкарылган хезмәт өчен генә түләячәксез. Котелның хезмәт итү срогы - 15 ел һәм аннан күбрәк. Гарантия вакыты - газга тоташтырганнан соң 2 ел. Әгәр дә фатир хуҗасы тәкдим ителгән газ котелына риза булмаса, ул котелның үзе теләгәнен алырга хокуклы.
Актаныштагы күпфатирлы йортларны газ казаннары белән тәэмин итүне республиканың газлаштыру фонды тормышка ашырачак. Котелларга гарантия срогында сервис хезмәте хезмәт күрсәтәчәк.
Ике контурлы котелларның кулланылышта куркынычсыз булуын да искәртү зарур. Ул-бу була калса, система автомат рәвештә аерыла. Саклану өлкәсендә бу бик мөһим фактор. Барысы да уйланылган, тикшерелгән, исәпләнелгән!
Белгечләр газ чыгып утыру куркынычын да кире кагалар, хезмәт өчен түләү дә элеккегесеннән артык түгел, ә бу тәҗрибәне кулланып караучылар барысы да фатирларының күпкә җылынуы турында әйтәләр.
Газ казанын быел урнаштырган фатир хуҗалары эшләрнең салкыннар башлангач гына тәмамлануына урынлы ризасызлык белдерде. Җаваплы оешма 2020 елда мондый хилафлыклар булмас, дип ышандыра. Бу юнәлештәге төп эшләр апрель-май айларында гамәлләштерелә башлап, фатирлардагы котеллар августтан да калмый файдалануга тапшырылачак.
Билгеле, әле шактый сораулар бу эш тулы куәттә башлангач туачак. Әмма халыкка мөрәҗәгать итеп, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән әлеге яңалыкка аңлы якын килүне сорыйсы килә. Артка юл юк! Ике контурлы котел – ул заман таләбе.