Бүгенге көндә Актаныш районында 28 эшсез теркәлгән. Әлеге мәгълүматне “Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" учреждениесе тәкъдим итә. Күп түгел икән, дияргә ашыкмагыз. Бу – нибары рәсми теркәлгән сан, ягъни 28 кеше генә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать иткән. Калган эшсезләр исә, тын-тавыш чыгармый гына өйдә ята – димәк, алар акчага мохтаҗлык кичерми, дигән фикер туа.
.jpg)
4 декабрь көнне халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсендә дә әлеге фикер расланды кебек – Актаныш районы оешма-учреждениеләре бүген халыкка 70кә (!!!) якын эш урыны тәкъдим итә. Һөнәрләр югары белемле белгечләр өчен дә, урта белемлеләр өчен дә җитәрлек, әмма эшләргә теләк белдерүчеләр юк. Шунысы гаҗәпләндерә дә инде. Оешмалар билгеләгән хезмәт хакларын да аз дип булмый – кайбер эш бирүчеләр хезмәткәрләргә 35 000 сумнан да югарырак хезмәт хакы түләргә әзер. Тик бу вазыйфаларга алынырга теләми актанышлылар.
Ярминкәдә Актаныш оешмаларыннан вәкилләре үзләре дә катнашты. Мәсәлән, “Стриж“ җәмгыяте, районның хәрби комиссариаты вәкилләре үзләренә кирәкле белгечләр турында сөйләделәр.
.jpg)
Вакансияләр ярминкәсендә тәкъдим ителгән хезмәт төрләренә килгәндә, иң күп сорау авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Җәмгыятьләрдә бүген мал табиблары, бухгалтерлар, агрономнар, савымчылар, электриклар җитешми.
Тәҗрибәле хезмәткәрләргә мохтаҗлык кичергән тагын бер юнәлеш – сәламәтлек саклау сферасы. Байтак районнар кызыгырлык хастаханәбездә бүген тар юнәлешле белгечләрнең – УЗИ табибы, балалар хирургы, кардиолог, невролог, оториноларинголог, терапевт кебек затларның җитәрлек булмавы урынлы борчу тудыра. Килгәннәре дә, ни сәбәпледер, озак тоткарланмый – юкка чыга.
Районда почта, җәмәгать туклануы хезмәткәрләренә дә сорау югары.
Кыскасы, бүген Актаныш районында эшлим дигән кешегә вакантлы эш урыннары җитәрлек – теләк кенә кирәк, җәмәгать!
Бу көнне ярминкәгә нибары 16 кеше мөрәҗәгать итте. Эш эзләүчеләр арасында авыллардан килүчеләр, пенсия яшенә якынлашучылар, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр бар иде.