Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре инвалидлар белән очрашты

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

 Районның социаль яклау бүлеге, инвалидлар оешмасы, пенсия фонды, үзәк хастаханә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль иминиятләштерү фонды җитәкчелеге Әтәс авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлеге чикләнгәннәр белән очрашуга килде. Җирлектә инвалидларның саны 74. Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова, барысына да әйтелде, сорауларыгызны уйлагыз, дип алдан кисәттек, дисә дә, алты юнәлеш өчен җавап бирүче җитәкчеләрне күрергә унбишләп кенә апа-абый җыелган иде. Өлкәннәр баштарак сорауларын бирергә кыенсынып тордылар. Иң кыюы Нәзихә апа Шириева булып чыкты. III төркем инвалид апа, группа алуына унбиш ел тулуын, күп очракта Чаллыга барып тикшеренү үтүен әйтте. Инвалидларның юл чыгымнарын каплап булмыймы, дип сорады. Район үзәк хастаханәсеннән Светлана Корбанова, соңгы ике елда инвалидлык буенча группага чыгуда үзгәрешләр булуын, “Авыру- авыл фельдшеры- участок табибы” схемасы буенча эш оештырылуын әйтте. Беренче чиратта фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруның, еллар үткән саен, хәле авыраерга мөмкин, Светлана Бәхтияр кызы бу уңайдан да аңлатма бирде. Социаль иминиятләштерү фондыннан Гөлнара Хөсәенова социаль пакеттан файдаланучыга нинди өстенлекләр каралганын, нинди ташламалар булуын сөйләде. Алдагы сорау бирүче дә табибтан киңәш сорады.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова очрашудан соң сорау юллаучылар белән шәхси якын килеп сөйләште, аларның мөрәҗәгатьләрен Актанышка кайткач өйрәнеп, үз юнәлеше буенча җавап бирергә вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International