Актаныш районында беренчеләрдән булып балалар туклануы турында сайт ачылды. Туклану турындагы сайтта ата-аналар һәм балалар мәктәп ашханәсендәге ашату сыйфаты турында фикерләрен белдерә ала. Теләк-тәкъдимнәрне исем, фамилияне күрсәтмичә язарга мөмкин. Шулай ук туклану буенча бәяләмәләрне телефон аша чылтыратып та әйтергә була. Сайтка түбәндәге сылтама буенча керегез. http://food.aktanysh.info