Актаныш, Иске Айман, Күҗәкә, Аеш, Иске Кормаш, Кәзкәй, Мәсәде - иң күп үзмәшгульләр теркәлгән авыл җирлекләре. Түке авыл җирлегендә- алты, Яңа Әлемдә- ун, Теләкәйдә-ике, Иске Богадыда- өч кенә үзмәшгуль барлыкка килгән. Үзмәшгульлек бүген Татарстан Президенты югарылыгында контрольдә. Чөнки Татарстан пилот проект буларак, әлеге программага кушылып китте. Казанда үзмәшгульләрнең җәмгыяте төзелде. Безнең үзмәшгульләр дә әлеге җәмгыяткә сорауларын юллый ала. Махсус сайтларда бизнес-навигатор, фаст-трек программалары ярдәмендә үзмәшгульләр теркәлү, эшләү турында өйрәтәләр. Бүгенге брифингта башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева якын арада үзмәшгульләр өчен район сайты ачылачагын хәбәр итте. Авыл җирлекләрендәге үзмәшгульләрне барлап, аларның нинди товар җитештерүе, нинди суммадан тәкъдим итүе турында сайтта чагылып барачак. Әгәр кулланучыга балта остасы, электрик хезмәте кирәк икән, әллә каян юллыйсы түгел- хезмәтләндерү буенча да мәгълүматларны табарга булачак.