АКТАНЫШТА ЭШМӘКӘРЛӘР КИҢӘШТЕ: "МСП Бизнес навигаторы" - яңалыкка омтылыш

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне  хакимият бинасының  утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә урта һәм кече бизнес вәкилләренең, шәхси эшмәкәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. 

Залда утыручылар  кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен гамәлдә булган бизнес-навигатор порталы белән таныштылар.

"МСП Бизнес навигаторы" интернет-порталы яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге эшмәкәрләр өчен билгеләнгән, алар бизнес-навигатор ярдәмендә үз бизнесларын киңәйтә яки яңаны  булдыра ала. Порталда дәүләт ярдәменең мөмкин булган барлык формалары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Аның сервисларына керү өчен сайтта гадиләштерелгән теркәлү узарга кирәк.

Болар хакында залда утыручыларга  МСП корпорациясе тренеры Радик Гарифҗанов бәян итте.

Җмрлек башлыклары, эшмәкәрләр белгечкә үзләренең сорауларын биреп, шактый мәсьәләгә ачыклык кертүгә ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International