Хәтерләсәгез, СССР заманында, 60 елларда илдә “кукуруз эпопеясы” булып алды. Аны ул вакытта КПССныӊ Генераль секретаре булган Никита Хрущев исеме белән бәйләделәр. Илдә күп мәйданнарда игелә торган бу культура терлекчелек үсеше өчен дә, илнеӊ экономикасын үстерүгә дә зур йогынты ясады. Американың кукурузы, чын мәгънәсендә, басу патшабикәсенә әверелде. Хәтта икмәкне дә кукуруза оныннан пешерә башладылар. Әмма күпмедер вакыттан соӊ бу культурага игътибар кимеде.
Соңгы елларда кукуруз игүгә караш яӊадан уӊайга үзгәрде. Аныӊ шулай икәнен төшенер өчен ерак барасы юк - үзебезнеӊ хужалыклар мисалында да ачык чагыла ул. Бүген Актаныш районы, сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру турында кайгыртып, туклыклылыгы ягыннан кыйммәтле азык буларак, кукурузга зур игътибар юнәлтә.
Якын киләчәктә районның барлык хуҗалыклары да кукуруза игә башлаячак – бу район башлыгы Энгель Фәттахов куйган таләп. Бүген технология техникумы базасында оештырылган укуларда да Энгель Нәвап улы кукурузаның сөтчелек өчен мөһим культура булуын ассызыклады.
Актаныш инде икенче елга “басулар патшабикәсен” яулап алуны максат итеп куя. Укулар да шушы нисбәттән оештырылып, чарага хуҗалык рәисләре, агрономнар, инженерлар чакырулы иде.
- Киләсе елга әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларының бу юнәлештә тәҗрибәләре бар. Башка хуҗалыкларга да кукурузаны чәчү, үстерү, игү нигезләрен өйрәтү шарт, - диде башлык.
“Кукуруза игүнең технологик үзенчәлекләре. Үсемлекләрне саклау 1әм чәчәүлекләрендә минераль ашлама куллану” темасы астында үткән укуларда “КазанАгрохимсервис” ҖЧҖнең белгечләре дә катнашты. Алар тарафыннан залда утыручылар өчен гаять киңкырлы, файдалы материал тәкъдим ителде.