СОҢАРГАН “РЕВОЛЮЦИЯ”: Актаныш районда сыерларны УЗИ тикшерә – хуҗалыклар аның файдасын күрәме?

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Район хуҗалыклары бүген дистәләгән кысыр сыер асрый. Андый малкайларны тоту экономик яктан отышсыз гына түгел, ә шактый чыгымлы да. Сан өчен тотылган кысыр сыер синең сөт саву, бозау алу планын ике ятып, бер төшендә дә күрми. Нәтиҗәдә, үзенең ни өчен җан асравын да төшенмәгән малкай, беркөнне бракка чыгарылып, ит комбинатына озатыла... Аның юкка чыгуын 24 форма-киңәшмәдә бер искә алабыз да, вәссәләм!



Юкса, күп очракта малларның кысыр калуында иң хәлиткеч рольне табигать түгел, кеше факторы уйный бит, җәмәгать! Каплату “миссия”сен хуҗалыкның нәсел үгезенә ышанып тапшыра торган заманнар артта калды, сизгән булсагыз. Хәзер бозауны үзебез салабыз, үзебез алабыз, үзебез сыер итәбез. Әгәр хуҗалыктагы мал каплатылмаган икән – гаеп сыерда түгел, ә фәкать хезмәткәрләрнең битарафлыгында.

Соңгы елларда Актаныш районы, сыерларның сәламәтлеген кайгырту, бозау алу юнәлешендә, соңарып булса да, революция кичерә. Терлекчелектә УЗИ аппаратының кулланыла башлавын хезмәткәрләр үзләре дә революция дип атый.



Иң беренчеләрдән булып УЗИ ярдәмендә сәламәт үрчем алуны “Әнәк” агрофирмасы оештырып җибәрде. Саллы бәягә кайтартылган аппарат ярдәмендә каплатылмый калган сыерларның эчке авыруларын ачыклау, аларны кисәтү, малның буазлык срокларын билгеләү кебек мөһим эшчәнлек үсеш динамикасын уңай якка борып җибәрде.

Бүген инде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үзенең УЗИ аппараты бар. Заманча җиһаз барлык хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтүгә көйләнгән. Алдан бирелгән заявка нигезендә , терлек үрчетү буенча белгеч Илдар Сәмигуллин, УЗИ аппараты белән хуҗалыкларга чыга. Әлеге эшчәнлек өчен Илдар махсус укып кайткан. Белгеч малларның авыруларын, буазлык чорын урында ук ачыклый, аларны сәламәтләндерү юнәлешендә башкарылырга тиешле эш планын тәгаенли.



2019 елда районда бу хәрәкәт шактый җанланган. Беренчеләрдән булып малларның сәламәтлекләрен тикшерү мөмкинлегенә “Чишмә” агрофирмасы ия булган. “Таң”, “Ташкын”, “Башак”, “Наратлы” хуҗалыклары да икекуллап кабул иткән яңалыкны. Хәзер әлеге хуҗалыклар УЗИ ярдәменә ай саен мөрәҗәгать итә. Буаз сыерның һәм аның эчендә формалашып килгән бозауның сәламәтлеге бер ай, өч ай саен тикшерелеп тора, бозаулаган сыерлар исә 21 көннән соң тулы тикшерү үтеп, каплатырга әзерләнә.



Илдар Сәмигуллин әйтүенчә, бүген хуҗалык малларында иң киң таралган авыру – фолликуляр киста. Вакытында каплатылмый калу нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыру бу. Сүз дә юк, аны дәвалап була. Әмма маллар эзлекле төстә, ягъни дөрес вакытта каплатылса, бу авырудан сакланып та калып булыр иде. Бу урында инде хуҗалыкларның зоотехникларына һәм мал табибларына мөрәҗәгать итү урынлы. Сыерларны каплату өчен иң уңай вакыт - ауның икенче яртысы. Бу вакыт эчендә сыерны ике тапкыр, 10-12 сәгать ара белән орлыкландыралар. Сезнең төп бурыч, хөрмәтлеләр, сыерларның ау фазасын дөрес ачыклау, чөнки бу гамәл зоотехниклар һәм ветеринария эшенең иң мөһим моментларының берсе булып тора, терлекләрне үрчетү дәрәҗәсе һәм бөтен җитештерүнең нәтиҗәлелеге каплату өчен уңайлы чорны вакытында ачыклауга бәйле – моны сезгә аңлатып торасы юк кебек.


Иң гаҗәпләндергәне - кайбер хуҗалыкларда әле дә сыерларны каплату вазыйфасын орлыкландыру технологлары белән бергә нәсел үгезләре башкара икән. Юк, ачыктан-ачык түгел, билгеле, ә яшереп кенә! Юкса, табигый метод лейкоз авыруының төп чыганагы икәнен дә аңлыйбыз бит. Бер хуҗалык тырыша-тырмаша лейкозны бетерү өстендә эшләгәндә, икенчеләрнең бу авыруны аңлы рәвештә азындыруы аңлашылмый. Мал каплату процессында тулысынча ясалма орлыкландыруга күчмәсәк, районда лейкоз бетмәячәк, җәмәгать! Шуны төшенергә иде.

29 ноябрь көнне “Нигез” хуҗалыгы сыерлары да чираттагы УЗИ тикшерүе үтте. Бу юлы Илдар Сәмигуллин 34 сыерны карады. Алар – бер бозау китергән маллар. Арада Балтачтан кайтартылган таналар да бар. Нәселле маллар ирекле тәрбиядә, аларның торагында саву залы да бар.

Биредә дә лейкоз авыруы белән эш ярыйсы ук дәрәҗәдә нәтиҗәле оештырылса да, 30 процент терлектә бу авыру кала бирә. Ай саен хуҗалык кырыклап бозау алуга йөз тота. Баш зоотехник Фәһим Гарифҗанов билгеләп үткәнчә, хуҗалык малларны моңа кадәр дә УЗИ апппараты белән тикшереп торган.


- Башкортстаннан чакырта идек белгечне. Хәзер, шөкер, заманча технология районга да керде. Без инде июнь аеннан бирле бу системаны җайга салдык: айга ике тапкыр билгеләнгән төркем сыерлар тикшерелә, - ди ул.


Фәһим әфәнде УЗИ аппаратының иртәрәк кирәк булуын да искәртте:


- Бу аппарат районга элегрәк үк кирәк иде. Каплату өчен күпме орлык салына – авыру сыер аны тиешенчә кулланмый бит. Буазлыкны моңа кадәр өч айдан гына билгели ала идек – бу шактый озак срок. Вакыт та сарыф ителде, акча да җилгә очты. Ә хәзер буазлык 30 көн эчендә билгеле була. Сыерларның авыруларын да төгәл ачыклый УЗИ, аларны көнендә үк дәвалауга куябыз, - дип, эзгә салынган эш белән таныштырды белгеч.


Хуҗалыкта оештырылган тикшерү нәтиҗәсендә, буаз дип саналган 34 сыерның алтысы кысыр булып чыкты, дүртесендә - фолликуляр киста.


- Вакытында, дөрес дәвалау биргән очракта, бу маллар уңышлы каплатылачак. Иң мөһиме – зоотехниклар, мал табиблары үзләре яңалыкка омтылсын иде. Хуҗалыкларда хезмәт куйган белгечләр кулында мөмкинлекләр дә бар, тәҗрибә дә җитәрлек, тик яңалыкка омтылыш юк, - дип, урынлы борчылу белдерде УЗИ белгече Илдар Сәмигуллин.


Билгеле, хуҗалык малларын тикшерү бушка башкарылмый. Бер сыерны карау бәясе – 100 сум. Килешәсездер, бу бәя айлар буе кысыр сыер асрау чыгымнарыннан уннарча мәртәбә очсыз, өстәвенә, авыру малларны да вакытында ачыклап була. Шәхси хуҗалыкларда исә бәя бераз кыйммәтрәк – белгеч үзе шәхси хуҗалык саен йөри, аңлашылганча, аның чыгымнары да капланырга тиеш.


Аеш җирлегендә дә УЗИ белгечен көтеп торучылар бар иде. Бер агай берьюлы ике сыерын буазлыкка тикшертте.


- Терлек асраудан файда алам дисәң, аның сәламәтлеген кайгырту өчен дә акча кызганмаска кирәк. Сыер буазмы, кысырмы дип йөргәнче, чакыртып тикшерәсең – җаның тыныч. Авыл җирендә сыер – карап торган керем чыганагы бит ул, - диде гомер буе мал асраган хуҗа кеше.


Бүген замана саллы үзгәрешләр таләп итә. Районның терлекчелек тармагы да бу юнәлештә искәрмә бу алмый – көн дә үзгәреп торган тормышка җитешергә кирәк. Мөмкинлекләр тудырылган икән, алардан файдалану зарур. УЗИ аппараты кебек яңа технологияләр дә Актаныш өчен “соңга калган революция” булмасын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International