Иске Сәфәр авылына районның төрле авылларыннан, хуҗалыклардан Олег абыйны эзләп килүчеләр артканнан арта. Электр двигательләренең йөрәген терелтә торган оста куллы кеше ул Олег Мәсәлимов. Машина-трактор двигателеме, ярма яра торган кече тегермәннекеме- барысын да карый, төзәтә, яңа сулыш өреп хуҗасына тапшыра: янып чыккан бакыр чыбыкларын алыштыра. Ихатасында моның өчен махсус җылытылган сарае бар. Заказларның бетеп торганы юк. Кечкенәләрен төзекләндерүгә бер көн вакыт китсә, зурысын бер атнада яңарта..jpg)
- Пенсионер булгач, буш вакыт күп. 24 сәгать диванга ятып телевизор карау минем өчен түгел. Эш- минем өчен яшәргә стимул бирә!- ди 69 яшьлек оста..jpg)
Олег абый Татарстанда пилот проект кысаларында үзмәшгуль булып теркәлү башланганын ишеткәч, ике дә уйламыйча ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыевка мөрәҗәгать итә.
- Олег абыйның бу гамәле яшьләргә үрнәк. Ай саен минем янга килә ул. Бергәләп үзмәшгуль программасына мәгълүмат кертәбез, ул бу эшкә бик намуслы карый,- ди кече утырышлар залында үткән брифингта Алмаз Нурулла улы.
Бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында “Актаныш районында үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлек, дәүләт программаларында катнашу” темасына сөйләшү булды. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева Актаныш районына республика тарафыннан куелган бурычның арттырып үтәлүен әйтте. Бездә 396 үзмәшгуль теркәлергә тиеш булып, 494 үзмәшгуль үз эшен рәсмиләштергән. Үзмәшгульләрнең сафын мәктәп укучылары да тулыландыргач, ничек алга китмисең ди? .jpg)
Яңа Әлем авылында ике мәктәп укучысы үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Аларга 17 яшь. Риназ Исламхуҗин 1нче Актаныш мәктәбендә, ә Булат Авсахов быелдан технологик техникумда укый башлаган. Ике күрше бергәләп лазер белән тактага сурәт төшерәләр. “Гамми” дип исем бирелгән остаханәдә сувенирлар, заказ буенча шәхси якын килеп бүләкләр, туган көннәргә портретлар, ручкалар ясыйлар.
- Бар әйберне дә агачтан эшлибез. Бик яратып сатып алалар,- ди эшмәкәрлек юлына аяк басучы Булат Авсахов.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, үзмәшгульләр эшчәнлеген яктыртып бару өчен сайт булдырачакбыз, дип белдерде.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев үзмәшгульләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәмнәре турында сөйләде:
.jpg)