ЮГАРЫ БӘЯ: Актаныш районы шахмат федерациясе хөрмәтләнде

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

24 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Актаныш районы шахмат федерациясе һәм аның җитәкчесе, "БлагоДарение" хәйрия фонды рәисе, якташыбыз Фәрит Муллагали улы Салихов Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Тәбрик итәбез!

Сүз уңаеннан, Актаныш районы шахматчылары, остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов җитәкчелегендә, 6-8 декабрь көнннәрендә Баулы шәһәрендә үтәчәк Кама аръягы гран-при турнирлар  сериясенең йомгаклау этабында катнашачак. Актаныш данын яклаячак 12 шахматсөяргә уңышлар телибез!

!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International