Район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә гамәлләштерелеп килүче атналык киңәшмәдә ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов чыгышын залда утыручылар аеруча киеренке тыңлый. Илшат Илфир улы сүзләреннән соң, чыннан да, уйланырлык җирлекнең шактый икәне ачык чагыла.
Кызганычка каршы, хәзер авылларда күрше белән күрше аралашмый, кемнең ни майтарып ятуында беркемнең дә эше юк. Пучы авылында килеп чыккан фаҗига дә моны раслый кебек.
28 ноябрь көнне Пучы авылының бер йортында ирле-хатынлы гражданнарның үле гәүдәләре табыла. 1958 һәм 1959 елгы ир белән хатынның хәтта төгәл үлгән көннәрен дә билгеләү җиңел булмый тикшерүчеләргә, чөнки соңгы тапкыр авылдашлар күзгә ун көнләп элек чагылган.
Фаҗига турында хәбәр кергәндә, йорттагы температураның 60 градус чамасы кызу булуын да искәртсәк, мәетләрнең нинди хәлдә табылуын чамалау авырлык тудырмый.
Сораштырулар күрсәткәнчә, вафат булучылар эчкечелек белән шөгыльләнгән. Өч көн дәвам иткән тикшерү эшләре үлемнәрдә криминал эзләр тапмаган. Җинаять эше кузгатылмаган. Беренчел фараз – агулану.
Әлеге фаҗига хакында бәян иткән Илшат Хәйретдинов җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, халыктан уяулык һәм игътибарлылык сорады:
- Вафат булган кеше унар көн буе ятарга тиеш түгел, аеруча авыл җирендә, - диде җитәкче.
Илшат Илфир улы районда үз-үзенә кул салу очракларының да ешаюын билгеләп үтте. Узган атнада ике райондашыбыз шушы юл белән якты дөньядан киткән. Аларның берсенә 89 яшь булу аеруча уйландыра…