Үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме булдыру турында Дәүләт Думасына тәкъдимнәр әзерләнә

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Актаныш районы үзмәшгульләр теркәлү буенча республикада лидерлар рәтендә. Бүген 209 нчы федераль законга нигезләнеп, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, шәхси эшмәкәрләр дәүләт ярдәменнән файдалана ала.  Хәзер үзмәшгульләргә дә дәүләт ярдәме булдыру турында Дәүләт Думасына тәкъдимнәр әзерләнә. Әгәр 209 нчы федераль законга үзгәрешләр керә икән, 2020 нче елдан үзмәшгульләргә дә хөкүмәт программаларына катнашу мөмкинлеге барлыкка килә.

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев брифингта районның барлык үзмәшгульләрен үзе белән элемтә булдырырга чакырды:

- Киләчәктә эшмәкәрләр өчен сайт ачылса- ул Актаныш районының бизнес мәйданчыгы булачак. Анда үзмәшгульләр дә үз эшләрен, хезмәтләрен тәкъдим итә алачак,- диде ул.

Шулай ук Алмаз Нурлыев үзмәшгульләрне салымнарын вакытында түләргә чакырды, пенялар җыелып, үзегезгә авырлык китермәгез, диде. Һәр айның 12 нче числосында салым турында квитанция килә, 25енә кадәр түләргә кирәк.

Киләчәген уйлап, үзмәшгуль, налогтан тыш пенсия фондына да акча күчерә ала, монысы ирекле. Елга 29300 сум пенсия фондына акча күчерелсә, стаж исәпләнә башлый. Республикада Казан, Чаллы шәһәрләреннән һәм Әтнә районыннан пенсия фондына кертем ясаучылар инде бар.

Декабрь аенда Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм эшмәкәрләр киңәшәчәк. Әлеге киңәшмәдә эшмәкәрлеккә кагылышлы яңалыклар турында белә аласыз, проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелә. Актаныштан эшмәкәрләр, үзмәшгульләрдән тупланган 20 кешелек делегация катнашуы көтелә. Үз киләчәгенә битараф булмаган эшмәкәрләр бу хакта тулырак  башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм күпфункцияле үзәктә кабул итүче Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыевтан белешә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International