Янап акча алу төркемнәре оешу, снюс дигән агулы матдә сатылу- өлкәннәрнең балаларга карата игътибарсызлык нәтиҗәсе

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Кичә  Актанышның 1 нче  мәктәбендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында ата-аналар җыелышы үтте. Район прокуроры Рамил Әскаров, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов та сөйләшүдә яшүсмерләр арасында барлыкка килгән проблемаларны аңлатып, чишү юлларын күрсәтте. 

Бүген без информацион һөҗүм астында яшибез. Һәркем кулында айфон. Хәтта янәшәбездәге кешенең хәлен сорарга онытабыз - безгә интернеттагысы кызыграк-  виртуаль дөнья көннән-көн үзенә ныграк суыра. 787 укучы белем ала торган Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина ата-аналар җыелышында бу хакта ачынып, шул ук вакытта беркадәр аптырап та сөйләде:

 – Тәнәфестә укучылар тәрәзә янында торамы, коридордамы - барысы да телефонга текәлгән. Кулларында берсеннән-берсе кыйммәтле гаджетлар, үз эчләренә бикләнгәннәр. Тәртип бозган балаларны, гадәттә, мәктәп директорына алып керәләр. Бала белән икәүдән икәү калгач, аңа үземнең балачагымны да сөйлим, ничек тә телен чишәргә тырышам. Тора-бара ачылып китәләр, өйдәге проблемаларын да яшермиләр, ихлас алар. Тәртипсезлек сәбәбе - әти-әнинең балага битарафлыгы, игътибар җитмәү, гаиләдә аңлашу булмау, - ди тәҗрибәле педагог.

Актаныш мәктәпләрендәге  укучылардан янап акча алу төркемнәре оешу, снюс дигән агулы матдә сатылу -  өлкәннәрнең балаларга карата игътибарсызлык нәтиҗәсе түгелме? Киңәшмәдә катнашучылар  чыгышы шундый тәэсир калдырды.

Нәрсә соң ул снюс? Бу хакта ата-аналарга видеосюжет күрсәтелде. Нарколог Ленар Минхуҗин, аны, безнең балаларны юкка чыгару өчен махсус эшләнгән агулы матдә, дип бәяләде. Снюс - суыра торган конфет, мармелад, сагыз, хәтта теш тазарткыч рәвешендә сатыла. Бер “конфет”та никотин бер кап тәмәкедәге кадәр. Агулану очраклары шактый. Безгә якын Чаллы шәһәрендә яшүсмерләрнең снюсны күпләп куллануы билгеле. Хәзер бу афәт Актанышка килеп җитеп, тамыр җәя башлаган.  Район прокуроры Рамил Әскаров, көзен Кәзкәйдәге кадет-интернат мәктәбендә, хәзер технологик техникумда снюс куллану очрагы булуын, бүген Актанышның берничә кибетендә, рейд барышында,  шушы агулы матдә сатылуга чик куелуын белдерде. Бик күп мәгълүматны бала интернеттан, ютуб каналындагы видеолардан карап белә.  Район прокуроры ата-аналарга балаларының нинди сайтта утыруын, нинди видеолар каравын барлап торырга кушты. Чөнки снюсны интернет аша да саталар. Шулай ук көн саен балага игътибарлы булу кирәк, аның сәламәтлегендә, үз-үзен тотышында сәер үзгәрешләр юкмы? Снюска ияләшү тәмәкегә караганда тизрәк, йотса, бала тәүлек дәвамында коса. Үлем очраклары да бар.

Икенче борчый торган мәсьәлә - балалар арасында төркемнәр барлыкка килү. Рамил Камил улы,  2017-2018 елларда Актанышта тыныч булуын, әмма соңгы вакытта төркемнәрнең янә калкып чыга башлавын хәбәр итте. Акча җыюлар, “разборка”лар барлыкка килә. 1 ноябрь көнне Пучыдан Актанышка БДИ биреп карарга килгән укучыларны Актанышта яшәүче балигъ булмаган үсмерләр суга. Моның буенча җинаять эше ачылган. Актанышның  мәктәпләренең, технологик техникум укучыларының бу төркемнәргә тартылуы билгеле.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов яшүсмерләр төркемнәренең Рәсәй, Татарстан, аеруча Чаллы шәһәрендә күпләп барлыкка килүен билгеләп үтте. А.У.Е. - арестантский уклад един - менә аның исеме. Төркемгә күп очракта социаль челтәр аша чакыралар.

- Әгәр шигегез бар икән, шунда ук безгә хәбәр итегез, яшереп калдырмагыз, - дип, ата-аналарга мөрәҗәгать итте Илшат Илфир улы.

Ата-аналар җыелышында катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов балалар арасындагы мондый күңелсез хәлләргә үзенең  борчылуын белдерде.

-     Әти-әниләр, мәктәп коллективы һәм без бергәләп тотынсак, бу проблемаларны җиңәрбез дип уйлыйм. Иртән үк, мәктәпкә килгәч, укытучы, сыйныф җитәкчесе балаларны барлап чыгарга, кирәксә, кайтып киткәндә дә карарга кирәк.  Күрәләтә без яшь буынны үтерергә тиеш түгел! Беребез дә битараф булмасак иде. Ата-аналар җыелышларына әтиләрне дә тартырга кирәк. Дәресләргә йөрегез, балаларга игътибарны арттырыгыз! - диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

Мәктәпнең социаль педагогы Илиза Әхмәтханова, социаль паспорттагы гаиләләр һәм балалар белән эшчәнлек турында таныштырды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International