Актаныш район хәрби комиссариатында ике дистә елдан артык хезмәт куйган Фәнис Хәмит улы Мәхмүтов бүген үзенең гомер бәйрәмен – 80 яшен каршы ала.
Күркәм юбилее уңаеннан Фәнис Хәмит улы бүген котлаулар кабул итә. Район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров белән районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗановлар да туган көн иясен иртәнге сәгатьләрдә үк тәбрик иттеләр.
.jpg)
Альберт Индәриф улы Фәнис Мәхмүтовка җылы котлау сүзләрен ирештереп, аңа район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.
.jpg)
Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин язып юллаган Рәхмәт хатын исә юбияләр Ленар Әхмәтҗанов кулыннан кабул итеп алды.
.jpg)
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Мәскәү шәһәрендә дөньяга килгән Фәнис аганың эчәр суы, кабар ризыгы Актанышта булган, күрәсең. Сугыш башланган елны Мәхмүтовлар гаиләсе Актаныш районына эвакуацияләнә. Белем иле ишекләрен исә юбиляр Яңа Кадермәттә ача. Урта мәктәпне ул инде Актанышта тәмамлый.
Фәнис Мәхмүтовның өч елы армия сафларында үтә. Биредә ул электрчы-механик һөнәрен үзләштерә. Хезмәтен кече сержант дәрәҗәсендә төгәлли ул.
1968 елдан исә Фәнис Хәмит улының тормыш юлы Актаныш хәрби комиссариаты белән бәйләнгән. Ул елларны хәзер дә юбиляр сагынып искә ала – аның хәер-фатихасында күпме малайлар армия сафларына озатылып, чын ир-атка әйләнеп кайткан!
Гаилә тормышы да күпләргә үрнәк итеп куярлык райондашыбызның. 1967 Лениза Ильяс кызы белән кабызган гаилә учагы 51 ел яна. Шушы вакыт эчендә ике кызлары дөньяга аваз сала. Бүген инде Раушания һәм Миләүшә ханымнар үзләре әни, аларның үз гаиләләре бар. Фәнис аганың тормыш иптәше Лениза апа гына гүр иясе булган...