25 август - фашистлар тарафыннан җәзаланган җәлилчеләрне искә алу көне.
Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, җирлек халкын даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә тарту максатыннан, 25 август көнне Актанышта район Башкарма комитеты, район Советы, җирлек Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында Спартакиада узды.
Актаныш игенчеләре 22 август көнне урып-җыюны тәмамлады.
Районның авыл хуҗалыгы идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел бөртеклеләр 45 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Җыеп алынган икмәкнең күләме исә 130 мең тоннадан артык. Басу-кырлардан уртача 28,95 центнер уңыш җыеп алынган.
Мәгариф тармагына кагылышлы сорауларга ачыклык кертү, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатында, 28-29 август көннәрендә “кайнар линия” эшләячәк.
1 сентябрьдә районның ике мәктәбе укучыларын төзекләнгән, яңарган хәлдә – капиталь ремонттан соң каршы алачак.
Физкультурачылар көненә багышлап, Әлмәт шәһәрендә оештырылган стритбол ярышларында Актаныш БЯСМнән остаз А.Гомәров җитәкчелегендә 3 команда – 1998-99 елгылар, 1996-97 елгылар һәм зурлар төркемнәре дә катнашып, көчләрен сынап кайттылар.