Район терлекчелек тармагында июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясау юнәлешендә, 14 август көнне ”24 форма” киңәшмәсенең күчмә утырышы “Таң” хуҗалыгында үтте. Чарада хисапчы – экономистлар, зоотехник, мал табиблары, ферма мөдирләре, технологлар катнашты. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Д.Харисов алып барды.
Киңәшмә “Таң” хуҗалыгының товарлылык сөтчелек фермасында буаз терлекләрнең торагын караудан башланып китте. “Таң” хуҗалыгында бүген, узган ел белән чагыштырганда, 2 тоннага күбрәк сөт савалар. Күп кенә хуҗалыклар, эсселек, үләннәрнең инде кибеп-корып бетүе сәбәпле, сөтләрен киметкән бу вакытта, әлеге югары күрсәткечкә ирешү икеләтә хөрмәткә лаек. Июль ае нәтиҗәләрен яктырткан 24 форма киңәшмәсендә дә нәкъ шул мәсьәлә – югалтуларны киметү, табышка эшләү көнүзәк мәсьәлә итеп куелган иде. “Терлекләрне көтүгә чыгаруның бүген безгә файдасы юк. Әкренләп кышкы азыкка күчәргә, печән, сенаж бирә башларга вакыт”,- дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов.
Июль ае нәтиҗәләренә күз салсак, МЭТ баш саннары ел башыннан 1092 башка арткан, бүген 31595 баш исәпләнә. Июль аенда барысы район буенча 757 баш яшь бозау алынган. Ай дәвамында 43027ц сөт савылган, ул узган елга караганда 2138 цга күбрәк. Бер сыерга уртача 400 кг сөт алынган. Ит җитештерү июль аенда 3773 ц тәшкил иткән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу – 16%ка артык дигән сүз. Ел башынннан 1047 баш МЭТ каплатылган, узган елга карата 83% тәшкил итә.
Хезмәтенә күрә хөрмәте, диләр. Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары уртача 10906 сум тәшкил итә. “Чишмә” хуҗалыгында әлеге күрсәткеч, район күрсәткеченнән артып, 12974 сум, “Актаныш” агрофирмасында 12361 сум, “Нур Баян исемендәге” хуҗалыкта 12304 сум булган.
Июль ае нәтиҗәләре буенча, эш күрсәткечләре югары бәяләнгән терлекчелек тармагы белгечләренә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дәниф Әсрар улы премияләр тапшырды.
Барлык күрсәткечләр буенча да уңышка ирешкән хуҗалыклар дип исә түбәнәдәгеләр аталды:
I урында – “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖ,
II урында – “Актаныш” агрофирмасы,
III урында “Башак” ҖЧҖ.