Бәйрәм датасы Август путчы вакыйгаларына бәйле. 1991елның 22 августында һәлак булганнарга багышланган матәм митингы вакытында манифестантлар мәйданга зур аклы-зәңгәрле-кызыллы байрак алып чыгалар. Ә РСФСР Президенты Борис Ельцин Россиянең яңа Дәүләт флагы турында фәрман игълан итә. Бу көнне Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә Россиянең өч төстәге флагы күтәрелә. Ул дәүләт символы булган урак һәм чүкеч төшерелгән кызыл байракны алмаштыра.
Ә, гомумән, өч төстәге байракны Петр Первый уйлап чыгара. 1705 елның 20 январенда ул, барлык сәүдә суднолары да аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг күтәрергә тиешләр, дигән указ чыгара. Үзе өлгесен ясап, төсләрнең нинди рәттә булуларын билгели. Хәрби флотта Андрей флагы раслангач та, өч төстәге флаг 1712 елга кадәр төрле вариацияләрдә хәрби корабльләрне бизи.
Үзенең рәсми статусын флаг 1896 елда, Николай II тәхеткә утырыр алдыннан юстиция министрлыгы тарафыннан милли итеп ак зәңгәр кызыл төс кенә саналырга тиешлеге билгеләнгәч кенә, ала.
1994 елда Россия Федерациясе президенты Указы буенча 22 август Дәүләт флагы көне булып игълан ителә. Россиянең өч төстәге флагы илебезне ныгытуга, милли мәнфәгатьләрне яклауга омтылуда халыкны берләштерүче көч булып тора. Флаг күтәрү тантанасы һәр россияледә ныклы патриотик һәм үз Ватаны өчен горурлык хисләре тудыра. Флаг – күпбуын россиялеләрнең даны символы, ул хезмәт батырлыкларын һәм хәрби җиңүләрне, фәнни ачышларны һәм мәдәни уңышларны бергә берләштерә.