Стритбол уйныйбызмы?

2012 елның 14 августы, сишәмбе

Физкультурачылар көненә багышлап, Әлмәт шәһәрендә оештырылган стритбол ярышларында Актаныш БЯСМнән остаз А.Гомәров җитәкчелегендә 3 команда – 1998-99 елгылар, 1996-97 елгылар һәм зурлар төркемнәре дә катнашып, көчләрен сынап кайттылар.

Лениногорск, Азнакай, мәйдан хуҗалары – әлмәтлеләр һәм Актаныш спортчылары арасында барган кайнар бәйгедә безнең зурлар командасы мәртәбәле  I урынны яулады. Актаныш БЯСМ нең ике командасы да исә IV урыннарда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International