1 сентябрьдә районның ике мәктәбе укучыларын төзекләнгән, яңарган хәлдә – капиталь ремонттан соң каршы алачак.
Утыз ел һәм аннан да элегрәк салынган мәктәп биналары Татарстан Президенты башлангычы белән кабул ителгән программа нигезендә ремонтлана. Әлеге программага быел Актанышның 1 санлы һәм Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре кертелде.
Бүген район башлыгы Э.Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия әлеге мәктәпләрне карап, кабул итте. Комиссия составында район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев, инфраструктур үсеш буенча аның урынбасары Р.Гарипов, әлеге уку йортларында эш башкарган төзелеш оешмалары вәкилләре бар иде.
Актанышның 1 санлы мәктәбе ерактан ук күз явын алырлык булып, балкып тора. Мәктәп каршына таштан юл түшәлгән, өр-яңа капкалар елмаеп каршылый, мәктәпкә керү өлеше яңартылган. “Доступная среда” программасы буенча мәктәпкә 2,2 млн. сум акча күчәчәк, шуларны күздә тотып, керү юллары, пандуслар, туалет бүлмәләре, тиешле таләпләргә җавап бирүче медицина кабинеты эшләнгән. Бар капиталь ремонт өчен исә республика программасыннан 14,5 млн. сум акча күчерелгән. “Газстройсервис” ҖЧҖ әлеге суммага мәктәпнең түбәсен, тәрәзәләрен, кабинет ишекләрен, канализацион системаны, җылылык, санузел системасын алыштырды. Мәктәп директоры Р.Гыйздәтуллина сүзләренә караганда, мәктәптә сыйныф бүлмәләренең идәннәрен, спортзалын буяу, челтәр-пәрдәләрне алыштыру, капканы яңаны ясатып, куйдыру - мәктәп яны участогыннан кергән 141 мең сумлык табыш нәтиҗәсе. Район башлыгы бу мәктәп ремонтыннан канәгать калды.
Яңа әлем авылындагы ике катлы мәктәп бинасы капиталь ремонт буенча республика программасына бик вакытлы эләкте. Ремонт эшләренә 7 миллион сумнан артык акча каралган иде. Төзекләндерү эшләрен биредә “ТеплоЛЮКС +” һәм “”Теплосервис” ҖЧҖ ләре башкарды. Мәктәпнең түбәсе, тәрәзәләр алыштырылды, фасад өлеше яңартылды. Әмма, Актанышның 1 санлы мәктәбеннән аермалы буларак, биредә бар да ал да гөл дип әйтеп булмый. Тәрәзәләрнең берничәсен кабат алыштыру таләп ителә, мәктәп бүлмәләре ишекләренең бер өлеше иске килеш калган, туалетлар эшләми, өстәп, мәктәп ашханәсе “ярдәм сорый”.
Идән-сыйныф бүлмәләре дә әле һаман буялып, матурланып бетмәгән. “Барлык кимчелекләр дә 30 августка кадәр төзәтелеп бетәргә тиеш. Уку елы борын төбендә, ә эшлисе эшләр монда әле бик күп. Көн-төн димичә, вакытына җитештерергә, иң мөһиме, эшне сыйфатлы башкарып, төгәлләргә тиешсез”, - дип белдерде район башлыгы бу уңайдан.