24 август көнне “Яңа заман мәктәбе: мәгарифне модернизацияләү шартларында яңа үсеш форматы” дигән тема астында районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.
Киңәшмә “Яңа гасыр” телевидениесенең “7дней” тапшыруыннан Бөекбританиянең Уэльс утравы — административ-сәяси өлеше башкаласы Кардифф шәһәре, анда яшәүчеләрнең туган телләре – валий теле өчен көрәше, аның кайчандыр кухня теленә генә әйләнгән булуы, әмма, халкы, энтузиастлар тырышлыгы, массакүләм мәгълүмат чаралары аша бүген икенче дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алуы хакындагы сюжетны караудан башланып китте. Чынлап та, әлеге проблема безнең татар теле, татар халкы өчен дә гаять яхшы таныш. Район башлыгы Э.Фәттахов: “Республика өчен генә түгел, безнең Актаныш халкы өчен дә актуаль проблемалардан санала бу күренеш. Балаларыбызны үз телебезнең кадерен белә, хөрмәт итә торган итеп үстерә алсак иде — бу безнең бурыч”,- дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы.
Киңәшмәдә төп чыгышны район мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Салихов ясады. Бүгенге мәгариф тармагында тәкъдим ителүче грантлар, аларга безнең районнан дәгъва кылучы укытучылар, шул исәптән, 2011 елның сентябреннән бирле эшләүче “Алгарыш” грантына ия булып, быел Англиядә курслар үтеп кайткан 8 укытучы хакында мәгълүмат бирде. “Диннәр тарихы”, “Әхлак дәресләре” бу уку елы башыннан гамәлгә кереп китәчәк фәннәр булып тора. Ата-аналар күңелендә төрле сораулар кайнавын, шик-шөбһәләрне искә алып, Васил Максут улы: “Әхлаклы бала кылган гамәлләре өчен дә, киләчәге өчен дә үзен җаваплы тоя белгән бала ул», — дип бәяләде, шуңа бәйләп, БДИ һәм ДЙА(дәүләт йомгаклау аттестациясе) нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. 2009 елда Актаныш районыннан 32 бала мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала алмаган булса, 2012 елда андыйлар саны 2 булган. БДИ-2012 нәтиҗәләре буенча мәктәпләр рейтингы исә иң югары баллар санын (59,5 балл) Такталачык урта мәктәбе җыйганын күрсәтте. Икенче урында гуманитар гимназия (59,1 балл), өченче урынны 58,8 балл белән Актанышның 1 санлы мәктәбе алып тора.
“Быел, озак киңәшләшүләрдән соң, мәктәпләрдә оптимальләштерү үткәрмәскә, дигән фикергә килдек. Безнең эшләргә мөмкинлегебез бар”,- дип белдерде Васил Максут улы. Әлеге сүзләр бик күпләрнең күңеленә сары май булып яткандыр, мөгаен.
Шулай ук, район мәгариф идарәсе җитәкчесе үз чыгышында мәктәпләрне төзекләндерү, Актанышның 1 санлы урта, Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәпләре, Актаныш гуманитар гимназиясендә үткәрелгән капиталь ремонт, “Һәркем йөри алырлык мохит” (“Доступная среда”) федераль программасы нигезендә Актанышның 1 санлы мәктәбендә булдырылган уңайлыклар хакында сөйләде.
Үз көчләре белән төзекләндерү эшләрен иң югары дәрәҗәдә башкарган уку йортлары дип, ул, комиссия нәтиҗәләреннән чыгып, Иске Байсар, Тат.Суксу, Чуракай, Иске Кормаш, Бурсык мәктәпләрен атады.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин үз чыгышында алдагы уку елында кертелүче яңалыклар, яңа дәресләр, программалар, томышка ашырылачак проектлар хакында мәгълүмат бирде. Бу уку елыннан укучылар өчен мәҗбүри БДИ саны артып, өчкә әйләнәчәк – моңарчы гамәлдә булган математика һәм рус теленә чит телдән имтихан өстәлә.
Мәгариф өлкәсендәге, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә казанышлары өчен, Данил Мәхмүт улы мөгаллимнәргә мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, рәхмәт хатларын тапшырды:
Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрының Мактау кәгазе белән
Сибгатуллин Н.Ә. – Такталачык коррекцион-интернат мәктәбенең технология укытучысы,
Харисова Р.Н. – Яңа Кормаш балалар бакчасы мөдире,
Шәймәрдәнов Р.З. – Чурака төп гомуми белем бирү мәктәбе химия, биология укытучысы бүләкләнде.
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрының Мактау грамотасы белән
Нурлыева Л.Ф. – 2 санлы Актаныш мәктәбенең физика укытучысы,
Сафиуллин Р.Н. – 1 санлы Актаныш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,
Латыйпов И.Р. – Татар Суыксу урта мәктәбенең технология укытучысы.
Актанышның 2 санлы мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Кәшфиева “Мәктәп яңарыш юлында” дигән исем астында, моңарчы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы мәктәпнең 2011 елның 18 августыннан “Компетенция үзәге” дип үзгәртелүе уңаеннан, ел дәвамында уку йортында алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Актанышның 1 санлы мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Л.Әһлетдинованың “Сәләт орлыгы ничек шыта” дигән исем астында телчеләр эшчәнлеге юнәлешләре хакында чыгышы тыңланды. Актанышның 1 санлы мәктәбе инглиз теле укытучысы С.Гыймранова — “Алгарыш” грантына ия булган мөгаллим. Ул үзенең ерак Англиягә сәяхәте, телне өйрәтү ысуллары курслары турында тәфсилләп сөйләде. Актаныш гуманитар гимназиясенең фәнни-эксперименталь эшләр буенча директор урынбасары В.Хаева гимназиядә өстәмә белем бирү юнәлешендә тормышка ашырылучы проектлар хакында сөйләде. “Бүгенге көндә сәләтле бала нинди булырга тиеш?” дигән темага гуманитар гимназия укучысы, бик күп конференцияләр, фәнни бәйгеләрдә җиңү яулаган сәләтле укучы А.Шәйхин чыгыш ясады. “Гуманитар гимназиядән без һәр укучының шәхес булып чыгуын, татар тормышында югалмавын, үз урынын табуын көтәбез. Әле берьеллык кына тарихы булган бу уку йортыннан киләчәктә яңадан-яңа уңышлар көтеп калабыз”,- дип билгеләп үтте Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы.
Яңа Әлем мәктәбендә 2006 елдан “Әхлак дәресләре”н алып баручы Т.Усманова үзенең хезмәт тәҗрибәсе, укучылар тормышында әлеге дәресләрнең тәэсире хакында эчтәлекле, кызыклы чыгыш ясады.
2007 елдан эшли башлаган Кадет интернат мәктәбенең максаты, куелган бурычларга ирешү юнәлешендәге эшчәнлек, яуланган уңышлар һәм хәл кылынасы проблемалар хакында мәктәп директоры И.Ялалов сөйләде.
Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Латыйпова “Хезмәт аша бәхеткә юл” дип аталган чыгышында мәктәп яны тәҗрибә участогында алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Мәктәп укучылары куяннар үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә аларның саны 68 гә җиткән. Теплицада авыл халкына сату һәм мәктәп яны бакчасына утырту өчен яшелчә үсентеләре үстерелә. 2011-2012 уку елына уңыш 160400 сум тәшкил иткән. Җыелган уңыш ел дәвамында балаларны ашатуга тотыла, артып калганы сатыла, дип сөйләде ул.
“Җәмгыять үсештә булсын өчен, бер урында таптану ярамый, даими рәвештә өйрәнү, яңалыклар белән танышу, үзләштерү зарур. Мәгариф тармагында көннән-көн яңа технологияләр, заманча җиһазланыш, укытучыларга белемнәрен күтәрү, тәҗрибәләрен сынау, уртаклашу юнәлешендә мөмкинлекләр арта гына бара. Моннан файдалану кирәк”,- дип билгеләп үтте район башлыгы йомгаклау өлешендә. Татар Суксу мәктәбе тәҗрибәсен гаять уңай бәяләп, мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә вәгъдә бирде. 80 санлы һөнәри лицейга техникум статусы алу җәһәтеннән хәрәкәт баруы турында искәртте. Татар телен өйрәнү юнәлешендә фикерләре белән уртаклашты: “Бездә мәгариф хезмәткәрләренең киңәшмәсе татар телендә бара. Әмма, республикада мондый үрнәк юк дәрәҗәсендә – дәүләт теле булган татар теле читтә кала, киңәшмә-җыелышлар, нигездә, рус телендә. Бездә татар шәхесләрен, зыялыларны әзерләүче гуманитар гимназия бар, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленә, республикада икенче ансамбль буларак, дәүләт статусы биреләчәк, алга таба да без үзебезнең татарлыгыбызны даими исбатлап торырга тиешбез”,- дип белдерде Энгель Нәвап улы. “Авыл хуҗалыгы районы булган Актанышта киләчәктә эшче көчләр белән тәэмин итүдә кризис килеп чыкмасын өчен, мәктәп, лицей һәм район хуҗалыклары бергәләшеп эшләргә тиешләр. Хуҗалыкка нинди белгечләр кирәк – укучыларны мәктәп белән сөйләшеп, укырга җибәрү булсын”,- дип ассызыклады район башлыгы.
Муниципаль район башлыгы Мактау грамотасына Актанышның 1 санлы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Әһлетдинова, Татар Суыксу мәктәбенең технология укытучысы И.Латыйповлар ия булды.
Район башлыгының Рәхмәт хаты белән
Актанышның 2 санлы мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ханнанова,
Мәсәде балалар бакчасы мөдире Р.Галимова бүләкләнде.
Шулай ук, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды, мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлек дәрәҗәләрен тикшергән комиссия нәтиҗәләре, “Дәресләрдән соң мәктәп” күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча, иң-иң уку йортларының директорлары бүләкләнде. Белем дигән кыйммәтле байлыкны яшь буынга бүләк итүче өлкән укытучылар хөрмәтләнде, әле быел гына югары уку йортын тәмамлап, Актанышка эшкә кайткан яшь мөгаллимнәр дә, сәхнәгә күтәрелеп, үз сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр.