Мәгариф тармагына кагылышлы сорауларга ачыклык кертү, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатында, 28-29 август көннәрендә “кайнар линия” эшләячәк.
Кирәкле мәгълүмат алу, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен, гражданнарга бу көннәрдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, шулай ук, “Татарстан Республикасының яшь юристлар берлеге” оешмасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы хокукый мәсьәләләр буенча яшьләр Иҗтимагый палатасы комиссиясе ярдәм итәчәк.
Түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8(843) 236-40-62
8(843) 236-40-98
8(843) 236-29-39
Консультация вакыты: 10.00- 17.00 сәгатьләр.