Актаныш игенчеләре 22 август көнне урып-җыюны тәмамлады.
Районның авыл хуҗалыгы идәрәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел бөртеклеләр 45 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Җыеп алынган икмәкнең күләме исә 130 мең тоннадан артык. Басу-кырлардан уртача 28,95 центнер уңыш җыеп алынган.
Хәзер Актаныш районы басуларында төп эшкәртү эшләре дәвам итә – бүгенгә барысы 15 мең гектардан артык мәйданда җир эшкәртелгән, бу ниятләнгән күләмнең 32%ы. Явып үткән яңгырлар исә көзге чәчү өчен бик тә файдага – бүгенгә 440 гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынган.