Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, җирлек халкын даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә тарту максатыннан, 25 август көнне Актанышта район Башкарма комитеты, район Советы, җирлек Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында Спартакиада узды.
Көн буедәвам иткән ярышларның нәтиҗәләре:
Өстәл теннисы бәйгесендә иң оста спортчы булып Актаныш муниципаль районы башлыгы Э.Фәттахов танылды.
II урында – И.Бариев, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында – А.Гайсин, Кәзкәй җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
хатын-кызлар арасында
I урында – Н.Гобәева, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында – Д.Вәлиева, Иске Кормаш җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында – Ф.Гайнанова, Актанышбаш җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре;
шахмат буенча ир-атлар арасында
I урында – И.Сәлихҗанов, Аккүз җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында – К.Әхмәтов, - Чалманарат җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында – М.Гыймазетдинов, - Әтәс җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
хатын-кызлар арасында
I урында – Д.Вәлиева,- Иске Кормаш җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында – Л.Мансурова – Иске Байсар җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында – М.Имамова,
шашка уеннары буенча ир-атлар арасында
I урында – И.Сәлихҗанов, Аккүз җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында – Р.Солтанов, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урынны Әтәс җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре М.Гыймазетдинов һәм Юг.Яхшый җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре М.Галимуллин бүлештеләр.
Хатын-кызлар арасында
I урында – Г.Локманова, Чалманарат җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында – А.Бәхтиева, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында – Ф.Гайнанова, Актанышбаш җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре;
бадминтон буенча ир-атлар арасында
I урында – А.Иманаев, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында – Л.Хөсәенов, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында – И.Габделхәев, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
хатын-кызлар арасында
I урында - Л.Сираева, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында - А.Әһлетдинова, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында - А.Корбангалина, район Башкарма комитеты хезмәткәре;
гер күтәрү буенча
I урында - Р.Хуҗин, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
II урында - И.Габделхәев, район Башкарма комитеты хезмәткәре,
III урында - И.Сәлихҗанов, Аккүз җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәре.
Спартакиада кысаларында, шулай ук, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм җирлек Башкарма комитеты хезмәткәрләре командалары арасында волейбол ярышлары оештырылды. Нәтиҗәдә, район Башкарма комитеты хезмәткәрләре командасы җиңеп чыкты.