Район башлыгы җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды

2012 елның 27 августы, дүшәмбе

25 август көнне  Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

24 август көнне район мәгариф хезмәткәрләренең яңа уку елы алдыннан традицион август киңәшмәсе узды. Әлеге чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. “Киңәшмә эшчәнлегеннән мин канәгать, әмма күңелгә тигән бер мәсьәлә бар — мәктәп тәмамлаучылар арасында районыбыздан 29 укучы медальгә лаек булган, ә БДИда 100 балл җыючылар берәү дә юк. Укучыларның белемнәрен объектив бәяләү мөһим, шулай ук, БДИ нәтиҗәләре югары булсын өчен бар тырышлыкны куярга, яңа ысуллар эзләргә, балаларны кызыксындыру юлларын табарга кирәк”,- дип билгеләп үтте район башлыгы.

Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев узган атнада спортчылар катнашкан ярышлар, җыеннар, шөгыльләнүчеләр турында  мәгълүмат бирде. Алдагы атнада исә — 30 август көнне җирлекләр командалары арасында барган футбол бәйгеләренең финал ярышлары узачак.

Чит җирләргә чыгып, гыйбрәт ал, дигән сүзне искә алып, узган атнада инфраструктур үсеш буенча бүлек җитәкчесе Ф.Фазлыев Мамадыш районында булып, анда алып барылучы төзелеш эшләре, балалар өчен ял урыннары, урамнарны төзекләндерү җәһәтеннән карап, тәҗрибә туплап кайтты. Киңәшмәдә ул тәэсирләре белән уртаклашты. “Иске Иделне тирәнәйтү, чистарту, тирәсен матурлау юнәлешендә быел эш башлаячакбыз”,- дип белдерде район башлыгы, бу җәһәттән фикерләрен белдерде.

Тыңламас авылында төзелүче җәмәгать үзәге бер түбә астына медпункт, клуб, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәпне берләштерәчәк. Бүгенге көндә анда эшләр тулы  куәтенә дәвам итә. Универсаль спортзал төзелеше дә алга бара – хәзер каркас колонналарын монтажлый башладыларлар – бу турыда капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе С.Мингазов белдерде.

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе әле дә районда дәвам итә – ярдәмгә мохтаҗ  2-11 сыйныф укучыларын мәктәп формасы белән тәэмин итү дәвам итә, дип белдерде социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Гыйздәтуллина.

Киңәшмәдә, шулай ук, күп балалы гаиләләргә җир бирү, җылылык сезонына әзерлек, һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International