Шушы көннәрдә Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Айдар Гомәров җитәкчелегендә, әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче балалардан 8 кешелек төркем, велосипедларда районыбыз авылларына 3 көнлек сәяхәткә чыгып кайттылар.
Актанышның Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең остазы Айдар Гомәров баскетбол секциясе “Акбүре” төркеменә 1998-2000 елгы спортсөяр яшүсмерләрне чакырып кала.
Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
2-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең үзәк шахмат-шашка уеннары клубында Россиядә беренче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа Чемпионаты узды. Бу ярышларга Европа илләре белән беррәттән, Россия авыл укучылары командалары арасында 3 урынны алган һәм Татарстанның иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш спортчылары да чакырылган иде.
Кайнар урак өстендә игенчеләрне үсендерү, эшкә рухландыру максатыннан, Актаныш районы комбайнчыларына район башлыгы премияләре тапшырыла. Нәтиҗәләр һәр 5 көн саен ясала.
Район басу-кырларыннан 100 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган Актаныш игенчеләрен тәбрикләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка котлау телеграммасы килде.
Районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылучы “Җирлегем горурлыгы” бәйгесе зоналарда дәвам итә. 6 август көнне ул Әлем зонасында узды.