"Җирлегем горурлыгы" дәвам итә

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Районның яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылучы “Җирлегем горурлыгы” бәйгесе  зоналарда дәвам итә. 6 август көнне ул Әлем зонасында узды.  Кәзкәй, Уразай, Аеш җирлекләреннән яшьләр әлеге бәйгедә үзләрен күрсәтүне, башкаларны сынауны кирәк дип тапмаганнар, күрәсең – катнашучылар булмады. Ә менә Актанышбаш җирлеге, Әлем һәм Богадыдан чыгыш ясаучылар җитәрлек. Менә алар, яшь талантлар:

Әлем җирлегеннән

“Шигъри тәлгәшләр” номинациясендә  – Лилия Сәлимҗанова ,“Актанышым” (18 яшь),

“Алтын тавыш” номинациясендә – Сөмбел Сәубәнова, “Матур гөлем” (20 яшь),

“Без - яшьләр” номинациясендә – Айзәрә Фәррахова (20 яшь),

“Без яшьләр” һәм “Уңган куллар” номинацияләрендә – Нияз Хуҗин (30 яшь).

Актанышбаш җирлегеннән

“Шигъри тәлгәшләр”  номинациясендә  – Алсу Белякова, “Көтәм сине” (Актанышбаш,  25 яшь) , Юлия Гафурова, “Актанышбаш” (Актанышбаш, 11 яшь);

“Алтын тавыш” – Алсу Белякова, “Сандугачым-тургаем”,  Руслан Саповский, “Мой адрес Советский Союз” (Чөгәнә,14 яшь), Әлфис Мостафин, “Дусларга” (Чөгәнә, 15 яшь);

 “Яшь чагыңда биеп кал!” – Алмаз Әдиәтуллин, татар биюе (Әҗәкүл, 21 яшь), кызлар башкаруында кадриль (Миләүшә Арсланова, Зөлфия Бакирова, Екатерина Горонина);

“Музыка коралларына сәләт” – Рафил Харисов, баян (Актанышбаш, 13 яшь);

“Уңган куллар” – Руслан Зарипов, пейзаж  (Актанышбаш, 9 кл), Регина Гарифуллина, картиналар, оригами (Чөгәнә, 11 яшь), Алсу Арсланова, чигү (Чөгәнә, 40 яшь), Артур Ганиев, картиналар (Әҗәкүл , 11 яшь),  Илдар Закиев,  бишекләр үрә (Әҗәкүл,  23 яшь).

 “Без яшьләр” – Алсу Арсланова.

Богады җирлегеннән

“Алтын тавыш”  һәм “Музыка коралларына сәләт” номинацияләрендә Илдан Исламов гитарада уйнап җыр башкарды,  “Кызлар көлә” (Иске Солтангол, 18 яшь).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International