Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы район Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Һәр елны җәй ахырына таба районыбызда традицион “Чәчәк бәйрәме” үтә. Әлеге бәйрәмгә гүзәллеккә гашыйк хатын-кызларыбыз яз аеннан ук әзерләнә башлыйлар — капка төпләрен, ишегалларын, өй каршыларын, бакчаларын гөлбакчага күмәләр, бар фантазияләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп, әкияти почмак тудыралар. Киләсе атнадан иң-иңнәрне сайлау юнәлешендә эш башланачак.
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясе кысаларында хәйрия хәрәкәте дәвам итә. 1 сыйныфка баручылар саны инде 1 гә артып, 53кә, матди ярдәмгә мохтаҗ 2-11 сыйныфка баручылар саны исә 123кә җиткән. Акция кысаларында 200 мең сумнан артык акча кергән. “Беренче сыйныфка баручыларга ранецлар алынды, спорт костюмнарын да әзерләдек, зурракларның исә һәркайсы белән индивидуаль эшлибез”,- дип белдерде бу уңайдан социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.Миңнеханова. Чара, тантаналы рәвештә, 15 август көнне, республика мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең бездә оештырылучы секцион киңәшмәсенә килүчеләр катнашында узачак.
2-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 14 яшькәчә балалар арасында шахмат буенча Европа чемпионаты узды. 10 илдән һәм Россия шәһәрләреннән килгән 24 команда арасында бердәнбер авыл командасы буларак катнашкан Актаныш БЯСМ яшь шахматчылары, Англия, Казахстан, Белоруссия кебек чит илләрне һәм Россиянең шәһәр командаларын артта калдырып, чемпионатта 17 урынга ия булды. Шулай ук, Татарстанның иң көчле өч командасына бәйге ахырында кубоклар тапшырылды. Актанышлыларның да әлеге хөрмәткә лаек булуы – системалы тырыш хезмәт, даими өйрәнүләр нәтиҗәсе. Бүген киңәшмәдә район башлыгы Э.Фәттахов шахмат буенча остазлар Ф.Галимов һәм И.Имамовка әлеге кубокны тантаналы рәвештә тапшырды. Үз чиратларында, алар район башлыгына шахмат спорт төрен үстерүдә ярдәме өчен Яр Чаллы шәһәренең “Этюд” БЯСМ директоры, РФнең шахматчылар берлеге әгъзасы В.И.Гончаровның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
.jpg)

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Актанышның 45 яшен тутырган данлыклы “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленә дәүләт статусы бирү турында сүз бара. Бу нисбәттән, кадрлар составы, эш урыны ягыннан сөйләшүләр, тәкъдимнәр дәвам итә.
Мәгариф өлкәсендә бар көч яңа уку елына әзерлеккә бирелә. Мәктәпләрнең балаларны кабул итүгә әзерлеге, коллективларның кадрлар белән тәэмин ителеше, 24 августта узачак район мәгариф хезмәткәрләре конференциясе, республика мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең 15 августта бездә оештырылучы секцион киңәшмәсе – бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре.
Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев атна дәвамында уздырылган һәм алда үтәчәк спорт бәйгеләре хакында мәгълүмат җиткерде. “Мин үзебезнең районда яшүсмерләрнең тхэквондо, дзюдо, самбо спорт төрләре буенча да секцияләрдә шөгыльләнүләрен күрәсем килә. Бу җәһәттән, тренерлар эзләү, балалар туплау юнәлешендә эшләгез”,- дип белдерде Энгель Фәттахов.
Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы А.Хаев белдергәнчә, Куян авылында ФАП төзү эшләре башланды, капиталь ремонт ясалырга тиеш 9 ФАПның бишесендә ремонт бара. Районга яшь табиблар — ике балалар табибы, хирург һәм анестезиолог кайтулары көтелә.
“Актаныш таңнары” район газетасы оешуына 80 ел тулу уңаенннан, 17 августта район мәдәният сараенда юбилей кичәсе узачак.
“Район үзәк хастаханәсенә – табибның авыруларны ничек кабул итүен, хастаханәдәге вәзгыятьне белеп тору өчен, спорт мәктәбенә – күнекмәләрнең барышын күзәтү өчен, “Яшьлек” каршына – төннәрен тәртип бозуларны булдырмау максатында видеокамералар урнаштыру зарур. Эшчәнлекне җайга салуда аның ярдәме зур”,- дип ассызыклады район башлыгы.
Киңәшмәдә, шулай ук, күп балалы гаиләләргә җир бирү, җирләрне инвентарьлаштыру мәсьәләләре, район үзәген күркәмләү, чиста һәм матур итү юнәлешендә, урып-җыю мәсьәләләре, җылылык сезонына әзерлек хакында сөйләштеләр.