Республикада икенче миллион тонна икмәк җыеп алынган. Һәм, без Актаныш игенчеләренең еракларга таралган даны белән хаклы рәвештә горурлана алабыз, чөнки әлеге миллионнарга иң зур өлешне нәкъ менә безнең район керткән. Актаныш игенчеләре 101 мең тоннадан артык икмәк җыеп алдылар.
Оператив мәгълүматларга караганда, районыбыз кырларының 67 процент өлешендә — 30,7 мең гектар мәйданда урып-җыю тәмамланган.
Бүген игенчеләр бер гектардан 33 центнер уңыш ала. Борчак, арыш, тритикале басуларында эш инде күптән төгәлләнде. Арпа, көзге бодай, солы, вика культуралары кырларында да эш бетү алдында.
Урып-җыю белән беррәттән, басуларда төп җир эшкәртү дәвам итә – бүгенгә 11,2 мең гектарда эш башкарылган. Язгы бөртекле культураларның инде 8609 тонна, ниятләнгән 13761 тоннаның 62% орлыкка салынган. Көзге чәчүнең терлек азыгы өлеше чәчелә башланды.