Бәйрәмгә - биниһая зур бүләк

2012 елның 13 августы, дүшәмбе
“Газстройсервис”ҖЧҖ тарафыннан сафка бастырылган бу мәһабәт бина эчендә спортчылар өчен бар шартлар тудырылган: иркен гардероб, кызлар-егетләр өчен киенү бүлмәләре, прокат бүлмәсе,  душ, подвал өлешендә чаңгыларны көйләү, майлау, киптерү өчен остаханә, кар өстеннән җилдерүче “Буран”нар өчен гараж – һәммәсе төптән уйланып, зәвык белән һәм бар уңайлыклар тудырылып эшләнгән.

“Әле 5-6 ел элек кенә  бу спорт төре өчен мондый зур база ачу ихтыяҗы юк иде районыбызда. Әмма, бүген чаңгы ярышларында кыз-егетләребез зур үрләр яулый, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендәге ярышларда да бик матур чыгыш ясыйлар. Бер егетебез – Айгиз Салихов Россия җыелма командасы составына кабул ителде, аның артыннан ук яшь көчле яңа спортчыларыбыз үсеп килә.  Аларга киләчәктә тагын да үсәргә мөмкинлек бирү, шартлар тудыру – безнең бурыч. Укучыларының уңышында, әлбәттә, остазларның өлеше зурдан. Безнең чаңгычыларыбыз  ел әйләнәсе әзерләнәләр – май аенда гына ял итте алар. Башка вакытта көн дә биредә, җиде кат тирләре чыкканчы шөгыльләнәләр. Алардан башка спортчыларга да үрнәк алырга кирәк”,- дип сөйләде район башлыгы Э.Фәттахов тантанада, чаңгычыларга изге теләкләрен юллады, төзүче оешма хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде.

Ачу тантанасында, шулай ук, спортчыларга район чаңгы федерациясе рәисе Ф.Салихов, “Газстройсервис”ҖЧҖ җитәкчесе Р.Ярмиев, чаңгы спорты һәм биатлон федерациясенең  хөкемдарлар коллегиясе рәисе Ш.Хафизов җылы сүзләрен, теләкләрен  җиткерделәр.

Базаны тантаналы рәвештә ачканнан соң, Сарман районыннан килгән һәм Актаныш спортчылары арасында чаңгы роллеры буенча шәхси беренчелек өчен ярышлар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International