Актаныш буенча велосәяхәт

2012 елның 14 августы, сишәмбе

 

Шушы көннәрдә Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Айдар Гомәров җитәкчелегендә, әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче балалардан 8 кешелек төркем, велосипедларда районыбыз авылларына 3 көнлек сәяхәткә чыгып кайттылар. Беренче төнне Иске Айман авылы янында, икенче төнне Яңа Кормаш җирлегендә үткәрделәр. Әлбәттә, йолдызлы төндә гитарага кушылып җырлашулар да, учак өстеннән сикереп, осталыкларын сынашулар да, юл йөргәндә очраучы башка бик күп кызык вакыйга-очраклар да балалар күңелендә җәйнең матур мизгелләре булып,  озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International