Кайнар урак өстендә игенчеләрне үсендерү, эшкә рухландыру максатыннан, Актаныш районы комбайнчыларына район башлыгы премияләре тапшырыла. Нәтиҗәләр һәр 5 көн саен ясала.
Соңгы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча, әлеге бүләккә “Мега” комбайнын иярләүчеләр арасында “Нур” хуҗалыгыннан 6542 ц (эш башыннан 13755ц) ашлык суктырган Айдар Фәсхиев лаек булды. «Бүләк алу бик күңелле, әлбәттә, – ди Айдар үзе, - ләкин бу үзмаксат түгел. Минем барлык хезмәттәшләр дә моңа лаек».
“Дон 1500” комбайнында хезмәт куючылардан беренчелеккә “Чишмә” хуҗалыгыннан 5297ц (эш башыннан 12048 ц) икмәк җыйган Нияз Нуриәхмәтов иреште. “Наратлы” хуҗалыгыннан Разил Кашапов СК5 комбайнында соңгы 5 көндә 2889ц (эш башыннан 5181ц), “Шайчурин”хуҗалыгыннан Рәмзил Сәрвәров 2392ц (эш башыннан 4284ц) ашлык суктырганнар.
Әлеге механизаторларга хезмәт урыннарына барып, район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткереп, премияләр тапшырдылар, район сәнгатькәрләре агитбригадасы исә дәртле җыр – шаян сүзләре белән кәефләрен күтәреп, тагын да хезмәт уңышына дәрт бүләк иттеләр.