Актаныш шахматчылары булдыра!

2012 елның 10 августы, җомга

2-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең үзәк шахмат-шашка уеннары клубында Россиядә беренче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа Чемпионаты узды. Бу ярышларга Европа илләре белән беррәттән, Россия авыл укучылары командалары арасында 3 урынны алган һәм Татарстанның  иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш спортчылары да чакырылган иде.

2011 елда шушы вакытта үткән “Автодорстрой”  халыкара балалар шахмат фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган безнең команда бу юлламага үзенең югары күрсәткечләре нәтиҗәсендә ия булды. 2011 елда команда Нигъмәтуллин А., Нуриәхмәтов Р., Шакиров М., Адиева А. составында чыгыш ясады.  Кызганыч, әмма, яшьләре чыгу сәбәпле, быел әлеге командага  Европа чемпионатында үзләрен  күрсәтү хокукы бирелмәде. Яңа команда 1998 елгы һәм аннан кечерәкләрдән оештырылды. Алар -  Нигъмәтуллин А., Хәлилрахманов Д., Мирзаянова И., Хәсәнов Н.

Шахмат буенча остазлары Ф.Галимов һәм И.Имамов яшь шахматчылар белән уку елы дәвамында һәм җәй айларында да даими әзерлек алып бардылар. Чөнки, бу уенчыларның зур бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәләре бик аз яки бөтенләй юк иде. 20-25 июнь көннәрендә Чистай шәһәрендә үткән Бөтенроссия “Зур Кама” балалар һәм яшүсмерләр шахмат турниры безнең  әлеге шахматчылар өчен генераль репетиция булды. Анда зурлар командасы мәртәбәле 3 урынга ия булды, кечкенәләр исә, шулай ук, уңышлы чыгыш ясадылар.

Европа чемпионатының Яр Чаллы шәһәрендә уздырылуы – үзе үк автокаланың нинди көчле шахмат үзәге булуына бер дәлил. Соңгы елларда Яр Чаллы шахматчылары Россия, Европа һәм Дөнья беренчелекләрендә  даими катнаша, араларнында чемпион калучылар да бар.      Чемпионатта Европаның 10 иленнән 24 команда катнашты. Шәһәр командалары арасында бердәнбер авыл командасы булып, анысы безнең актанышлылар иде. “Уеннар киеренке барды, кайбер партияләр стандарт 3 сәгать урынына 5 сәгатькәчә сузылдылар. Эссе һава торышын да исәпкә алсак, бу ярыш – балалар өчен зур батырлык булды”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шахмат остазы Ф.Галимов. –“Безнең укучылар чит ил командаларыннан берни белән дә калышмауларын, авылларда шахмат спорт төре гаять популярлыгын расладылар”,-  ди ул горурланып.  Чынлап та, 24 уенчы арасында 10 урынга ия булган Д.Хәлилрахмановның уены аерым мактауга лаек.

Чемпионат нәтиҗәләренә килгәндә, гомуми зачетта I урынны Яр Чаллы шәһәренең I командасы, II урынны – Румыниядән килгән команда, һәм, III урынны Башкортостан Республикасы Октябрьск шәһәре командасы яулады.

Актаныш командасы исә, Англия, Белорусия, Казахстан, Башкортостанның Благовещенск шәһәре, Яр Чаллының  II командасы, Мәскәү шәһәре командаларын артта калдырып,  17 урынга ия булды.    

Татарстан Республикасының иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 3 командасына  махсус кубоклар тапшырылды. Актаныш спортчылары  да әлеге кубокка ябулды.

Мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа Чемпионатында безнең район командасының чыгышы- яхшы күрсәткеч, зур җиңү дип бәяләргә була.  Инде спортчыларыбызны алда яңа үрләр, яңа бәйгеләр көтә.  Сентябрь аенда Самара өлкәсендә яшь авыл шахматчылары арасында Россия беренчелеге үтәчәк. Узган ел анда безнекеләр III урыны алып кайтканнар иде, быел исә өметләр зурдан. Уңышлар!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International