Белемлелек - яшерен хәзинә

2012 елның 7 августы, сишәмбе

Белемле  булуның әһәмиятен, өстенлеген көндәлек тормышта даими сизеп яшибез. Белем үзләштерү юллары да төрле: мисал өчен, республикабызның инглиз теле укытучылары интернетны бик оста эшкә җигеп, онлайн режимда ел дәвамында белемнәрен күтәрделәр. “Алгарыш” программасы нигезендә,  укулар, 2011 елның 23 сентябреннән алып, бер елга исәпләнгән иде.

Шушы программага кереп, районыбызның барлык инглиз теле укытучылары белемнәрен камилләштерделәр. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алар укый, сөйләм телендә аралаша, язмача биремнәрне үти алдылар.

Программа ахырында, аерым инглиз телчеләре, үзләренең гаризалары нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына әңгәмәгә чакырылдылар. Сайлап алуның бу турыннан  уза алганнар Англиягә бару мөмкинлегенә ия булдылар. Шунысы куанычлы – безнең районнан да 8 укытучыга әлеге бәхет елмайды. Якын-тирә районнар белән чагыштырып карасак, Мөслимнән 2 генә укытучыга мондый җай тудырылган, Минзәлә районыннан исә берәү дә юк.

Уку, белем үзләштерүне дәвам итү, экскурсияләрдә булу, тел  белгечләре белән очрашу, турыдан-туры аралашу – мондый мөмкинлеккә укытучылар дүрт атна дәвамында ия булалар. Шунысы игътибарга лаек, сайлап алынган шушы укытучыларның һәркайсына республика бюджетыннан 160 мең сум күләмендә акча каралган.

Беренче дулкында Актанышның 1 санлы мәктәбеннән Зита Шәрипҗанова, Сания Гыймрановалар юлга кузгалса, икенче дулкын белән районнан барысы 6 мөгаллим сәфәр чыкты. Алар Актанышның  1 санлы мәктәбеннән Роза Камалетдинова, Актанышның 2 санлы мәктәбеннән Тәнзилә Миршәрипова, Фәйрүзә Ганиева, Актаныш гуманитар гимназиясеннән Ләйсән Әюпова, Мари Суыксу мәктәбеннән Инна Ирдуганова, Татар Суыксу мәктәбеннән Илсөяр Хуҗиналар. Бу уытучыларның бүгенге көндә 4се Манчестер, 2се – Кэмбридж шәһәрендә. Беренчеләрдән булып юлга чыкканнар инде районыбызга әйләнеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International