68 ел элек 25 август көнендә кешелек тарихында тиңсез бер җинаять кылына: Алманиянең башкаласы Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә (Моабит) татар халкының асылдан-асыл унбер улын җәзалап үтерелә – башларын гильотина пычагы белән чабыла. Ул вакыттагы әлеге фаҗига дәһшәт, вәхшәт хәбәре, еллар арты еллар үткәннең соңында гына, бар кешелек дөньясын тетрәтте, хак вә нахак турында уйландырды.
Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җәлилчеләр җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр! Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Җабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.
Шул унбер кешенең (уртача 35 яшьлекләрнең) алтысы - татар шагыйре һәм язучысы. Бер үк көнне, нибарысы ярты сәгать дигәндә – өч минут саен бер үк халыкның алты шагыйре үтерелүе тарихта булмаган.
Аларның үлеменә шаһит булган немец рухание соңыннан: «Татарлар горур үлделәр»,— дип сөйли.
Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора. Ул югарыга очар өчен канатларын җайлап куйган бөркетне хәтерләтә. Ике кулы артка каерып бәйләнгән... Җилкәләрен киереп, менә-менә чылбырларын өзәр дә һавага күтәрелеп китәр кебек. Горур, үз халкы, үз Ватаны өчен үлемгә дә елмаеп карый алган милләттәшләребез даны халкыбыз күңелендә җуелмас!