ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Актаныш районындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән 137 баланың иллегә якыны бүген Балалар иҗат үзәгендә Чыршы бәйрәмендә күңел ачтылар. Һәр елны нәкъ менә 5 январь көнне оештырылучы әлеге чараны балалар түземсезлек белән көтеп алалар.

3
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татар Суыксу авылындагы хастаханә, ниһаять, сакланып калды! Исемен үзгәртте, дәвалау алымнарына үзгәрешләр кертте. Әмма ишекләренә йозак эленмәде. Халык үзе саклап калды аны! Әлеге фикер реконструкция ясалган бинаны ачу тантанасында район җитәкчелеге тарафыннан әйтелде.


1
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Актанышлыларга район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаевның  Яңа ел тәбрикләвен ирештерәбез.


30
декабрь, 2012 ел
якшәмбе
Бу көннәр бәйрәм алды чараларына аеруча бай. 29 декабрь көнне Татар Суыксу җирлегендә реконструкциядән соң 20 урынга исәпләнгән табиблык амбулаториясе һәм Актаныш авылында яңа нотариаль контора ачылды.

“Аҗдаһа елы үтмәде,

Дөньялар да бетмәде,

Андый имеш-мимешләрне

Еланнан да көтмәле”, дип исемләнгән бәйгедә бүген Актанышның Үзәк чыршысы янында оешма – предприятиеләрдән барысы 11 команда үзара көч сынашты.


29
декабрь, 2012 ел
шимбә

Яңа ел бәйрәмнәрендә җигүле атларның кыңгыраулар чыңлатып урам әйләнүләре инде традициягә әверелгән. Кыш бабай, Кар кызын һәм аларның дусларын төягән атлар чыгышын халык та көтеп ала. Кичә Актанышның Үзәк чыршы урнашкан мәйданы җыр-биюләр, күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызларының бәйрәм котлауларыннан яңгырап торды. Монда ук әлеге атларга бәя дә бирелде.


28
декабрь, 2012 ел
җомга

Райондашларыбызны Яңа ел бәйрәмнәрендә күп кызыклы чаралар, уен-тамашалар, яңалыклар көтә.


27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

27 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды. Киңәшмә кысаларында ук Актаныш муниципаль районы антитеррор комиссиясе утырышы да үтте.

Актаныш муниципаль районыннан уку алдынгылары, төрле бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр, инвалид яки ятим балалар – барысы 28 укучы кичә Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты, аның Яңа ел котлавын кабул итеп алдылар. “Татнефть-арена” боз сараенда традицион Яңа ел тамашасы - Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.


26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның санаулы гына көннәре калды. Нәкъ бер ел элек аны зур хыяллар, якты өметләр белән каршылаган идек. Ничек үтте соң ул 2012 ел? Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаевның  мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуы шушы сораудан башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International