Яңа елга — яңа объектлар белән

2012 елның 30 декабре, якшәмбе
Бу көннәр бәйрәм алды чараларына аеруча бай. 29 декабрь көнне Татар Суыксу җирлегендә реконструкциядән соң 20 урынга исәпләнгән табиблык амбулаториясе һәм Актаныш авылында яңа нотариаль контора ачылды. Әлеге сөенечле вакыйгаларны якташыбыз, Россия Думасы депутаты Марсел Галимәрдәнов та уртаклашты, объектларны ачу тантанасында ул да катнашты. Иртән иртүк Актанышта каз ярминкәсе гөрләде. Анда, шулай ук, үзебездә җитештерелгән мал ите, балык, тәм-том, кием-салым белән дә сәүдә иттеләр. Ярминкәгә данлыклы Кукмара киез итекләрен дә алып килгәннәр иде – ул тирәдән сатып алучылар өзелмәде дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International