27 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш муниципаль район бүлеге җитәкчесе Р.Мөхәммәтҗанов узган атна эчендә бүлектә теркәлгән хәбәрләр, җинаятьләр, очраклар турында мәгълүмат бирде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе Яр Чаллы бүлекчәсе белгече Н.Ваһапова, 103нче янгын сакчылыгы бүлегенең җитәкчесе урынбасары М.Зарипов шулай ук атналык һәм ел дәвамында бүлеккә теркәлгән оператив хәбәрләр белән таныштырдылар. Яңа ел бәйрәмнәре чорында оештырылучы чаралар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Шәмсунова, 2013 елда узачак сайлаулар тәртибенә кертелгән үзгәрешләр белән район Советы аппарат җитәкчесе А.Кәрамов таныштырдылар.
Киңәшмә кысаларында ук Актаныш муниципаль районы антитеррор комиссиясе утырышы да узды. Районда дини мәсьәләләр торышы, дини каршылыклар килеп чыгу сәбәпләре һәм дини экстремизмга профилактика мәсьәләләре хакында район имам-мөхтәсибе Ләес хәзрәт Галләмов чыгыш ясады. Актаныш районы буенча федераль миграция хезмәте башлыгы Э.Гарипова үз чыгышында читтән килеп бездә төпләнгән мигрантлар белән эшчәнлек алып баруда җирлек үзидарә Советлары белән кулга-кул тотынып эшләү зарурлыгына басым ясады.
Утырышка йомгакны Актаныш муниципал ь районы буенча антитеррор комитеты рәисе, район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев ясады. Ул Яңа ел бәйрәмнәре чорында оешма-предприятиеләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренең катгый үтәлешенә аеруча нык игътибар зарурлыгын ассызыклады, халык тормышы-яшәеше өчен әһәмиятле объектларның тотрыклы эшләвен тәэмин итү бурычын куйды.