Татар Суыксуда амбулатория ачылды

2013 елның 3 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татар Суыксу авылындагы хастаханә, ниһаять, сакланып калды! Исемен үзгәртте, дәвалау алымнарына үзгәрешләр кертте. Әмма ишекләренә йозак эленмәде. Халык үзе саклап калды аны! Әлеге фикер реконструкция ясалган бинаны ачу тантанасында район җитәкчелеге тарафыннан әйтелде.

Татар Суыксу хастаханәсе 1923 елда салынган. 1986 елда Россиянең атказанган табибәсе Миңзифа Исламова ике катлы бинага нигез салдыра, сафка бастыра. Тагын 11 елдан соң хуҗалык эшләре өчен кирәкле корпусларын төзетә. Әлеге дәвалау учреждениесендә шушы җирлек кешеләренә һәм тирә-яктагы авылларда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтелә.

2007 елда бина капиталь ремонтка туктатыла. Менә шул вакытта биредәге халык хастаханәбезне ябып куймаслармы, дип пошаманга төшә, борчыла башлый да инде.

Зур түземсезлек белән көтеп алынган көн килеп җитте. 2012 елның 29 декабрендә капиталь төзекләндерелгән ике катлы бу бина табиблык амбулаториясе буларак, кабаттан үз ишекләрен ачты. Әлеге тантанада район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Галимәрдәнов, район үзәге хастаханәсе баш табибы А.Хәев, җирлек җитәкчеләре катнашып, чыгыш ясадылар. 42 ел дәвамында шушында халыкка медицина ярдәме күрсәткән, һәркемнең мәхәббәтен казанган данлыклы табибә Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәк салынды.

Фаил Мисбах улы ак халатлы шәфкать ияләренә, бинаны өр-яңага әйләндергән “Теплолюкс” оешмасы төзүчеләренә, җирлектәге хуҗалыккка, бу эшне әйдәкләүче җитәкчеләргә һәм аларга булышучы эшмәкәрләргә, халыкка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чарада сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр белән беррәттән, башка тармактан да җитәкче-белгечләр катнашты. Әлбәттә, авыл кешеләре үзләре дә читтә калмады.

Бу көнне биредә чын мәгънәсендә бәйрәм иде.  Ярминкә гөрли. Әкият геройлары булып киенүчеләр бизәлгән атларда урам әйләнә.10 авылда яшәүче 2665 кешегә медицина хезмәте күрсәтүче коллективны котларга теләүчеләрнең исәбе күренми.

 Район җитәкчелеге ярдәме белән башланып киткән ремонтны башкарып чыгу өчен акчалата ярдәм итүчеләрнең дә саны шактый булган. Җирлек башлыгы Р.Харисов аларны исемләп санар чыкты. Автомат кер юу машинасы, телевизор, суыткыч, тузан суырткыч, келәмнәр бүләк иткәннәр. Кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм иткән, тирә-як авыллардан булышучылар да шактый.

Биредә эшләүчеләрнең үзләренең дә аяклары җиргә тими – йөзләрендә нур балкый.

Коллективны 30 ел табиблык стажы булган Наилә Әминова җитәкли. Табиб-стоматолог, 9 шәфкать туташы, төрле авыллардагы 7 медпунктта 6 фельдшер хезмәт күрсәтә.

Амбулаториядә 16 урынга исәпләнгән түләүле терапия бүлеге (профилакторий), 4 урынга исәпләнгән көндезге стационар эшли. “Безнең максат – профилактик чараларны көчәйтү, авыруларны ләм, инә белән һәм су ванналары ярдәмендә дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру”,- диде тантанада Наилә Рафаэль кызы.

Фәнзилә Сираева буяулары әле кибәргә дә өлгермәгән якты, нурлы бүлмәләр белән таныштырды. Дәваланучылар Яңа Кормаштан Дәлия Исламова, Мари Суыксудан Альберт Асманов биредәге шартлардан канәгать булуларын белдерделәр.

Көндезге стационар 18 декабрьдән эшли башлаган, ә түләүле профилакторий шушы көннәрдә тәүге авыруларны кабул итә башлый. Санаторийларда була торган барлык төр җиһазлары бар, димәк, сәламәтлекләрен ныгытырга килүче һәркем биредә сихәт табар, канәгать калыр дигән ышанычта, зур кызыксыну белән, һәр бүлмәне диярлек карап чыкты халык. Үз күзләренә үзе ышанмыйчарак торучылар да булгандыр. Чын күңелдән теләгән теләкләр чынга ашкан вакытта күңелдәге хисләрне аңлату җиңел түгел шул. Бу минутта Миңзифа  Исламованы искә алучылар  шактый иде. Аың эшен лаеклы дәвам итүче коллективка эшләрендә уңышлар телибез.

“Актаныш таңнары” газетасы, Филиза Сәлахова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International