Яңа ел бәйрәмнәрендә җигүле атларның кыңгыраулар чыңлатып урам әйләнүләре инде традициягә әверелгән. Кыш бабай, Кар кызын һәм аларның дусларын төягән атлар чыгышын халык та көтеп ала. Кичә Актанышның Үзәк чыршы урнашкан мәйданы җыр-биюләр, күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызларының бәйрәм котлауларыннан яңгырап торды. Монда ук әлеге атларга бәя дә бирелде.
Бәйрәмдә 9 хуҗалыктан тройкалар катнашты. Алар арасында урыннар түбәндәгечә бәяләнде:
1 урында – “Ташкын” ҖЧҖ,
2 урында – “Чишмә”дән килгән атлар,
3 урында – “Эконом” хуҗалыгы тройкалары.
Авыл җирлекләрен бәйрәмчә бизәү бәйгесендә мәртәбәле
1 урынны Киров һәм Яңа Әлем җирлекләре,
2 урынны Чалманарат,
3 урынны Уразай авылы җирлекләре яулады. Шулай ук, Чуракай, Аеш җирлекләре дә матур бизәлешләре ягыннан үрнәк дип табылды.
Шәхси хуҗалыклар арасында “Яңа елга иң матур бизәлеш” бәйгесендә
1 урынны Иске Байсар авылыннанГаниевләр гаиләсе,
2 урынны Татар Суыксу авылыннан Әминовлар,
3 урынны Яңа Кадермәт авылыннан Нәҗмиевләр яулады.
Барлык бәйгеләрнең дә җиңүчеләре акчалата приз яки истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.