ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Зәй шәһәрендә 16-20 январь көннәрендә  IX укучылар Спартакиадасы кысаларында  чаңгыда узышу буенча  финал ярышлары үтте. Актаныш яшь спортчылары остазлары Г.Мансуров җитәкчелегендә биредә мәртәбәле II урынны яулап кайттылар.

Районыбыз мәгариф хезмәткәрләре арасында 19 январь көнне кышкы спорт төрләре буенча Спартакиада узды. Бәйгеләр “Бүләк” чаңгы базасында чаңгыда узышу белән башланып китеп, Балалар иҗат үзәгендә өстәл теннисы һәм “Иман” спорт комплексында кул көрәше һәм аркан тартыш белән дәвам итте.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Бүген Актанышта сугыш ветераннары һәм тол хатыннары өчен  төзелгән 30 фатирлы йортның ачкычларын ияләренә тапшырдылар.

17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан бүген «Нур Баян исемендәге» хуҗалыкта гамәли семинар узды. Хуҗалыкларның бозау караудагы терлекчеләре,  мал табиблары, зоотехниклар катнашкан бу чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелек итте.

Инглиз теле буенча Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасының региональ этабы нәтиҗәләре буенча, Актаныш гуманитар  гимназия-интернат укучысы Валькова Алена (укытучысы Лилия Тимирова) призерлар арасына керде.

15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Актаныш муниципаль районы буенча идарәсенең еллык эшчәнлегенә 15 январь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә йомгак ясалды. Чарада полковник, “ТР буенча янгынга каршы 15 нче федераль хезмәте отряды” ДУ башлыгы М.А.Иванов, район Советы рәисе урынбасары И.Ш.Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Э.Фәттахов катнаштылар.


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

 «ФОПРОСТ» яшьләр хәрәктендә исәптә торучы балалардан һәм “Яшьлек” мәдәни үзәге белгечләреннән бер төркем 11 гынварь көнне Актаныш авылында яшәүче, физик мөмкинлекләре чикләнгән Алмаз Газетдиновны искечә Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, аңа  Кыш бабай  бүләкләрен тапшырып кайттылар.


12
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

Сессияләрен тәмамлап, кышкы ялга кайткан студентларны җыеп, район күләмендә матур чара үткәрү, район башлыгының  алар белән очрашып, ике якны да кызыксындырган сорауларны уртага салып сөйләшү районыбызда инде традициягә әверелгән. 2013 елда узачак Универсиадага бәйле рәвештә Казан студентлары сессияләрен иртәрәк тәмамлады, шуңа күрә,  быел әлеге чара бераз иртәрәк- 10 январь көнне оештырылды.


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
Яңа ел  яллары чорында районыбыз укучылары арасында Кыш бабай призына төрле спорт бәйгеләре оештыру инде күптән күркәм традициягә әверелде.  Шул нисбәттән, 8 январь көнне “Иман” спорт комплесында яшь көрәшчеләрнең шәхси һәм команда беренчелегенә Яңа ел турниры оештырылды.

8
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен район башлыгы чыршысына дәшәләр. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан "Рәхмәт хаты" алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International