Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Районыбыз мәгариф хезмәткәрләре арасында 19 январь көнне кышкы спорт төрләре буенча Спартакиада узды. Бәйгеләр “Бүләк” чаңгы базасында чаңгыда узышу белән башланып китеп, Балалар иҗат үзәгендә өстәл теннисы һәм “Иман” спорт комплексында кул көрәше һәм аркан тартыш белән дәвам итте.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә,

мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында  

I урын – 4 санлы “Әтәчкәй” б/б,

II урын –Пучы б/б,

III урын – Яңа Әлем б/б,

төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

I урын – Такталачык  коррекцион мәктәбе,

II урын – Яңа Әлем мәктәбе,

III урын – Иске Кормаш мәктәбе,

авыл җирлекләрендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

 I урын – кадет мәктәбе,

II урын – Такталачык мәктәбе,

III урын – Иске Байсар мәктәбе,

район үзәгендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

I урын – 1 санлы Актаныш мәктәбе,

II урын – Актаныш гуманитар  гимназиясе,

III урын – 2 санлы Актаныш мәктәбе.

Спартакиадада катнашучыларны  мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе А.Кәрамов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Салихов  сәламләделәр. Җиңүчеләргә Кубок, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасын уздыруның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм, финал ярышларында катнашу өчен, иң яхшы укытучы-спортчыларны ачыклау.  Чара агымдагы елның 15 нче гыйнварында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кул куйган карарага нигезләнеп оештырыла.
Спартакиада ике этапта: муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә уза. Муниципаль районнарның җыелма командалары арасында финал ярышы 21 нче февральгә тәгаенләнгән. Һәр спорт төре буенча аерым, шулай ук, командалар арасында I, II һәм III урыннар билгеләнеләчәк.  Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International